Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2024

Казанда җәмәгать транспортында йөргән өчен чик тарифлары билгеләнде

0

Казанда 2025 елда җәмәгать транспортында пассажирлар йөртү һәм багаж ташуга максималь чик тарифлары билгеләнде. Шул хактагы карар коррупциягә каршы экспертиза сайтында урнаштырылган.

Документ нигезендә, автобус, троллейбус яки трамвайда йөрү бәясен 43 сум күләмендә билгеләргә тәкъдим ителә. Өстәвенә, ул акча белән һәм банк картасы белән түләгәндә дә бертөрле булачак.

Транспорт картасы белән түләгәндә, юл бәясе шулай ук 43 сум (биредә билгеләнгән сумма чикләрендә юлда йөрү хокукын бирә торган озак вакытка исәпләнгән билетлар һәм транспорт кушымтасы булган банк карталары хакында сүз бара), ә 100 һәм аннан да күбрәк тапкыр йөрү өчен каралган транспорт картасы белән түләгәндә 33 сум (биредә күрсәтелгән вакыт дәвамында сәфәрләрнең билгеләнгән санына хокук бирә торган транспорт карталары хакында сүз бара) тәшкил итәчәк.

Документта багаж өчен аерым түләнүе турында әйтелә.

Максималь чик тарифлары 2025 елның 1 гыйнварыннан 31 декабрьгә кадәр гамәлдә булачак.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Анна Калинская

Калинская: Я очень ждала Australian Open, но подхватила какой-то вирус






В России произошел сбой в работе интернета

Россия и Вьетнам утвердили план сотрудничества на период до 2030 года

Молодежь Подмосковья приглашают на конкурс «Моя законотворческая инициатива»

Инвестором года в сфере агропромышленного комплекса Поморья стало вельское сельхозпредприятие