Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2024

Шеланга балалары өй токмачы кисәргә өйрәнделәр

0

Югары Ослан районы Шеланга балалары өй токмачы кисәргә өйрәнделәр. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Мәктәп укучысы өчен мәдәният» проекты кысаларында, татар теле укытучысы Гөлшат Сиченкова, сыйныф җитәкчесе Екатерина Жолобова һәм Яңа Юл авыл клубы мөдире Сәрия Ефимова Шеланга урта мәктәбе укучылары өчен татар халкының яраткан өй токмачы кисү буенча мастер-класс үткәрделәр.

Гади генә авыл ризыгы булса да, дөрес әзерләнгән токмач – ул тулы бер сәнгать дияргә була. Чара барышында барлык катнашучыларны матур гореф-гадәт «яшь киленнәр токмачы» йоласы белән таныштырдылар. Укучы балаларга камыр әзерләү серләрен ачтылар һәм камырны ничек матур итеп басарга, җәяргә, аннары вак итеп турарга кирәклеген күрсәттеләр.

Мастер-класс вакытында барысы да туган өйләрендә кебек хис иттеләр. Мастер-класста катнашучылар өй токмачын әниләре, әбиләре еш пешерүен, әмма үзләре беренче тапкыр әзерләүләрен әйттеләр. Балалар токмачны әзерләү бик мавыктыргыч икәненә инангач, дәрестә алган күнекмәләрен якыннарын сөендерер өчен өйдә кулланачакбыз дигән нәтиҗә ясадылар




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Теннисистка Потапова стремится в топ-20 мирового рейтинга WTA в 2024 году






Дети Евгении Добровольской простились с матерью

Лавров постучал ручкой по микрофону, говоря о НАТО

Девушка погибла при столкновении BMW с мачтой освещения на юге Москвы

Водителей Подмосковья призывают быть осторожными на дорогах из-за непогоды