Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2024

Актаныш районы ветераннары өчен Яңа ел бәйрәме үткәрделәр

0

Бүген Актанышта ветераннар йортында Яңа ел бәйрәме узды, анда районның актив ветераннары һәм авыл җирлекләренең ветераннар советы җитәкчеләре катнашты. Яңа ел кичәсе бәйрәм рухында, җырлар һәм биюләр белән булды. Әкият геройлары булып киенгән өлкәннәре замандашларын балачакларына алып кайтты. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

2025 елның хуҗасы Елан елында туган ветераннар бергәләп чыршы утын кабыздылар. Алып баручылар Зәлифә Әмирова белән Луияза Исламова ел хуҗаларына истәлекле календарь бүләк итте.

Ветераннар Советы җитәкчесе Нурулла Нурлыева узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясап, уңышларны барлады.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов бәйрәм кунагы булды, ул ветераннарны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.

Сез яшь чакта республиканың иң алдынгы, мактаулы Актаныш районына нигез салган кешеләр. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Хәзер дә актив тормыш белән яшисез, безнең солдатларга махсус хәрби операциядә гуманитар ярдәм әзерләүдә катнашасыз. Сезнең актив яшәү рәвешегез безнең өчен үрнәк», - диде ул.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Рейтинг WTA. Касаткина опустилась на 10-ю строчку, Рыбакина – на 7-ю, Киз вернулась в топ-15






Пашинян: отношения России и Армении более практичны, чем когда-либо

Вечер оперы состоится в костеле Рыбинска

В Москве племянника Шакро Молодого посадили в СИЗО на 2 месяца

Стало известно, когда мазут с танкера «Волгонефть-239» полностью откачают