Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2024

Россиядә кораллы фетнә оештырган һәм анда катнашкан өчен җәзаны кырысландырдылар

0

Россиядә кораллы фетнә оештырган өчен җәзаны кырысландырдылар. Мондый гамәл өчен минималь җәза чарасы 15 елдан 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү булачак. Законны Президент Владимир Путин имзалады. Документ хокукый мәгълүмат рәсми порталында урнаштырылган.

Әлегә кадәр мондый гамәл өчен 12 елдан 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү һәм 2 елга кадәр ирекне чикләү җәзасы каралган иде. Хәзер исә минималь срок 15 елдан 20 елга кадәр була, ә әлеге гамәл кеше үлеменә яки башка җитди нәтиҗәләргә китергән очракта 15 елдан 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү белән 500 меңнән 1 миллион сумга кадәр штраф яки гомерлеккә иректән мәхрүм итү җәзасы билгеләнәчәк.

Фетнәдә катнашучы кеше хакимияткә бу хакта үзе хәбәр итсә яки Россия мәнфәгатьләренә зыян килүгә юл куймаска ярдәм итсә, җинаять җаваплылыгыннан котыла ала. Мөһим шарт - аның гамәлләрендә башка җинаять составлары булмаска тиеш.

Яңа закон шулай ук террорчылык һәм кораллы фетнә өчен хөкем ителгәннәр өчен кагыйдәләрне кырысландыра. Аларны хәзер шартлы рәвештә вакытыннан алда азат итү тыела. Теракт, террорчыларга ярдәм итү, террорчылык эшчәнлегенә өйрәтү, террорчылык бергәлекләрен оештыру һәм аларда катнашу, кораллы фетнә яки халыкара террорчылык өчен хөкем ителгәннәр шартлы рәвештә вакытыннан алда азат ителүгә өметләнә алмаячак.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Соболенко вышла в четвертьфинал турнира WTA-1000 в Майами






Школьники из Ленинского района Воронежа стали призерами престижного научно-технического фестиваля

«Потягнем за Отечество!»: Александр Чеченский

Экс-тренер сборной Игнатьев назвал хорошим стилем игру России с Замбией

Новый музейный комплекс с культурно-просветительской функцией появится в Басманном районе