Лилия Мөхәммәтҗанова: Нәкый Исәнбәтнең фәнни әйләнешкә кермәгән кызыклы материаллары бар
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлеге баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Лилия Мөхәммәтҗанова язучы, галим, фольклорчы Нәкый Исәнбәтнең архивында фәнни даирә өчен кызыклы материаллар булуын әйтте.
«Бигрәк тә аның киң җәмәгатьчелеккә әлегә КФУ доценты, әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова эшчәнлеге аша гына таныш архивы, андагы әлегәчә басылмаган, басылмагач, сылтама да биреп булмый торган документлар, аеруча фольклористика өлкәсенә карый торган кайберләре фәнни даирә өчен дә, халык өчен дә бик көтелгән, гаять кызыклы материаллар бар», - диде ул Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында Нәкый Исәнбәтнең 125 еллыгына багышланган «Гуманитар фәннәр контекстында Нәкый Исәнбәт мирасы» түгәрәк өстәлендә.
Ул «Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының «Язма мирас» үзәге фондларында «Идегәй» трагедиясенә мөнәсәбәтле Нәкый Исәнбәт кулы кагылган, ул катнашкан шактый документлар саклануын әйтте.
«Галимнең фольклордагы эшчәнлеге хакында моңа кадәр булган тикшеренүләр генә аз, һәр документны махсус барлап чыгарга кирәк дип саныйм. Фольклор, сәнгать, тарих, әдәбиятка кагылышлы булсын... Гомумән, татарларны өйрәнү фәненә һәр өлкәдә Нәкый ага керткән өлешне бөртекләп җыйнап, исемен зурлап докторлык диссертациясе якларлык, фәнни монографияләр эшләрлек потенциал бар дип уйлыйм», - диде Лилия Мөхәммәтҗанова.
Аның әйтүенчә, «Идегәй» дастанының җыйнама вариантын барлыкка китерүгә мөнәсәбәтле һ.б. вакыйгалар уңаеннан Нәкый Исәнбәт институт галимнәре белән аралашкан булган. «Татарларны өйрәнүдә фундаменталь фәнни юнәлештә эшли торган Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында Нәкый Исәнбәт хакында төрле буын фольклорчы галимнәрендә фәнни җәһәттән фәкать якты, уңай фикерләр формалашкан», - дип билгеләп үтте ул.
«Халык иҗаты бүлегендә эшләп киткән өлкәнрәк буын фольклорчыларының Нәкый аганы: «бик зур галим иде ул», «искиткеч зур шәхес», «талант иясе, андый кеше татарда сирәк», «бик зур уңышларга ирешкән чын галим», «телне нечкә тоемлый алучы фольклорчы иде», - дип искә алганнарын беләм», - дип йомгаклады чыгышын галимә.