Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Декабрь
2024

Әлмәттә I Республикакүләм Ислам китабы фестивале узачак

0

12 гыйнвар көнне Әлмәт шәһәренең Җәмигъ мәчетендә I Республикакүләм Ислам китабы фестивале үтәчәк. Ул республиканың төрле почмакларыннан килгән әдәбиятчыларны, укучыларны һәм нәшриятларны берләштереп, күп гасырлык Ислам фикере традицияләре белән таныштырачак. Фестиваль Әлмәт мөхтәсибәте тарафыннан Татарстан Республикасы Язучылар берлеге белән берлектә оештырыла. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге чара кысаларында үзләренең басмаларын тәкъдим итүче һәм ислам китабы дөньясындагы үсеш-үзгәрешкә күзәтү ясаучы танылган нәшриятларның чыгышлары көтелә. Презентацияләр интерактив форматта үтәчәк, бу барлык кызыксынучыларга әдәбият дөньясына якынаерга, шулай ук авторларга һәм нәширләргә сораулар бирергә мөмкинлек бирәчәк.

Әдәбият сөючеләр өчен, китаплар ярминкәсендә бик зур сайлау мөмкинлеге булачак: сирәк басмаларны да кертеп, классик әсәрләрдән алып заманча шедеврларга кадәр.

Моннан тыш, балалар өчен мастер-класслар үткәреләчәк, анда алар тәҗрибәле укытучылар белән интерактив дәресләр аша үз күнекмәләрен үстереп, укуга һәм иҗатка булган мәхәббәтләрен ача алачак.

Фестивальнең үткәрелү вакыты: 13.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр.

Үткәрелү урыны: Ризаэтдин Фәхретдин ис. Үзәк мәчет стилобаты.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Касаткина за три с половиной часа одолела американку Стирнс на турнире WTA






Ильхам, не помнящий родства: зачем Алиев предает Россию

Реклама сотовой сети Билайн, 1997 год, Москва

В Сети набирает популярность видео с котом, который лапой сбивает FPV-дрон

Латвия проведет собственное расследование смерти в Москве бывшего мужа певицы Седоковой баскетболистпа Яниса Тиммы