Бәйрәмдә контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты да, «Батыр» үзәге дә эшләячәк
Яңа ел бәйрәмнәрендә Казандагы контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты да, «Батыр» контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу үзәге дә (Воровский урамы, 25) эшләвен дәвам итәчәк.
«Батыр» үзәге 2 гыйнвардан 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр кандидатларны кабул итә башлаячак. Үзәк башлыгы Владислав Кузнецов «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
«Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты барлык ял һәм бәйрәм көннәрендә дә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эшли. Без кизү режимында тәүлек әйләнәсе эшлибез, ягъни кандидат, әгәр аның контракт буенча хәрби хезмәт турында сораулары туса, 18.00 сәгатьтән соң да килә ала. Аларга түләүләр, хәрби частькә ничек озатулары, контракт турында сөйлибез, күчермәне күрсәтәбез һ.б.» - диде Казандагы контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты башлыгы Андрей Козлов.
Искәртеп узабыз, 2025 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзегән очракта хәрбиләргә бер тапкыр бирелә торган түләү 2,2 миллион сумга кадәр арта. Әлеге сумма төбәк, федераль һәм муниципаль түләүләрдән (республика Хөкүмәтеннән – 1,5 миллион, РФ Саклану министрлыгыннан – 400 мең, ТР муниципалитетларыннан – 300 мең сумга кадәр) барлыкка килә. Махсус операция зонасында хәрбиләргә ай саен 210 мең сум түләнүен дә исәпкә алырга кирәк.
Моннан тыш, Яңа елдан Татарстанда хәрбиләргә ярдәм чаралары көчәйтелә. Югары түләүләр, хәрбиләрнең гаиләләренә һәм алгы сызыктагы солдатларга ярдәм күрсәтү – республиканың бурычы. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов бу хакта күп тапкырлар әйтте.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм чаралары – контракт имзалаганга кадәр һәм аннан соң булышлык күрсәтү, экипировка һәм кирәкле бөтен әйберләр белән тәэмин итү, полигоннарда әзерләү, тернәкләндерү генә түгел, ә хәрбиләрнең гаиләләре һәм аларның балалары өчен ташламаларның тулы спектры да. Түләүләр һәм ташламалар турында тулырак мәгълүматны «Батыр» үзәгендә һәм «Забота о своих» порталында алырга мөмкин.
РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры яки 117 төбәкара кол-үзәк номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.