Балтачта юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары машина йөртүчеләрне Яңа ел белән котлады
Бүген Балтач районында Кыш бабай белән Кар кызы машина йөртүчеләрне Яңа ел белән котлап, файдалы һәм истәлекле бүләкләр өләште. Бу хакта «Хезмәт» сайтында Зәлия Фәйзрахманова яза.
ЮХИДИ инспекторы Рәниф Галимбеков, участок вәкиле Айдар Сафиуллин, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Балтачтагы бүлек җитәкчесе Лилия Һадиева чара барышында туктатылган һәрбер шоферга юлларда кагыйдәләрне үтәп, исән-имин йөрүләрен теләделәр.
Ел саен үткәрелә торган мондый чараны районда катнашучылар сөенеп кабул итә.
«Үзләре дә изге теләкләрен юллап, Яңа ел алды кәефләрен тагын да яхшырткан өчен рәхмәт ирештерәләр. Үзенең таягы белән дә машиналарны туктатырга ашкынып торган, һәрбер шоферга изге теләкләрен чын күңелдән җиткерүче Кыш бабай - Илфат Гыйльманов һәм Кар кызы Аидага да сикәлтәсез юллар насыйп булсын», – диелгән хәбәрдә.