Махсус хәрби операциядәге Актаныш егетләре Яңа ел белән котлады
Махсус хәрби операциядәге Актаныш районы егетләре - Татар Суыксуы авылыннан Алмаз Хуҗин белән Иске Байсар авылыннан Ирек Бәйрәмов барлык райондашларын Яңа ел бәйрәме белән котлады. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова хәбәр итә.
Батырлар һәр йортка тынычлык һәм иминлек, шулай ук барлык якташларга сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар теләделәр. Бу җылы сүзләр елның әлеге вакытында аеруча мөһим, нәкъ шушы вакытта без якыннарыбыз белән бергә җыелабыз һәм бәйрәмнәрне билгеләп үтәбез.
«Яңа ел ут эчендәге хәрбиләрнең тормышына яктылык алып килсен, ә бердәмлек һәм теләктәшлек рухы безнең бергәлекне ныгытсын. Яңа елда Җиңү таңын каршыларга язсын!» – диелгән хәбәрдә.