Дәүләт Думасында 2025 елда пенсия коэффициентының артуы хакында сөйләделәр
2025 елда Россиядә пенсия коэффициенты 142,7 сумга кадәр артачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Дәүләт Думасы депутаты Никита Чаплинга («Бердәм Россия») сылтама белән хәбәр итә.
1 гыйнвардан Россиядә эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерларның пенсиясе 7,3 процентка индексацияләнде, диелә тиешле федераль законнарда. Бу 7,8 миллион россиялегә кагылачак.
«Бер пенсия коэффициенты 133,05 сумнан 142,76 сумга кадәр артачак», - диде Чаплин.