Казанда һава температурасының яңа рекорды теркәлде, элеккесе 105 ел элек булган
3 гыйнварда Татарстанда яңа һава температурасы рекорды теркәлде, элеккесе 105 ел элек булган. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Казан метеостанциясендәге термометр баганасы көндез +3,2 градуска кадәр күтәрелде.
Элеккеге һава температурасы рекорды 3 гыйнварда Казанда 1920 елда теркәлгән, ул вакытта шәһәрдә +2,7 градус җылы булган.