Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Аксубайда баскетбол турниры махсус операциядә һәлак булган хәрби истәлегенә багышланды

0

Аксубайда «Юность» универсаль спорт залында махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булган Илшат Хәмидрәхимов истәлегенә баскетбол буенча турнир узды. Бу – Иске Мокшино мәктәбен тәмамлаган Илшат Хәмидрәхимов истәлегенә өченче турнир. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.

Беренче ике ярыш герой белем алган мәктәптә, өченче тапкыр спорт комплексында узды. Турнир мәйданчыгына чыгучылар арасында Илшат белән бер баскетбол командасында уйнаган егетләр дә, аны яхшы белгән һәм аның белән дус булган спортчылар да бар иде.

«Илшатны искә алу өчен җыелган һәркемгә рәхмәт әйтәсе килә. Ул спортка зур игътибар биргән. Бүген ул безнең өчен батырлык һәм кыюлык үрнәге булып тора», – диде район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов.

Бу көнне турнирда катнашучылар, аңа белем биргән педагоглар, кунаклар иң җылы, ихлас сүзләр белән геройны искә алдылар. Илшатның әти-әнисе Газыйм Мөнир улы һәм Резидә Нәгыйм кызы уллары турындагы истәлек өчен рәхмәт әйттеләр.

Бу юлы да баскетбол матчы кискен, эмоциональ көрәштә узды. Командалар бер-берсенә лаеклы көндәшләр булды. Ләкин, Максим Ефимов җитәкчелегендәге Аксубай дружинасы көндәшләреннән көчлерәк һәм җитезрәк булып чыкты. Ул турнирның җиңүчесе булды да. Әмма монда җиңү катнашучылар өчен төп максат түгел, ә дус, якташ һәм батыр сугышчы турындагы истәлек иң мөһиме иде.

Илшат Хәмидрәхимов Ленин һәм Октябрь революциясе орденлы Мәскәү югары гомуми гаскәр команда училищесын тәмамлаган. Мәскәүдә укыган вакытта Кызыл мәйданда Җиңү парадында дүрт тапкыр катнашкан.

Ул Сириядә хәрби операциядә катнаша, медальләр белән бүләкләнә. Ул 2022 елның 14 апрелендә һәлак була. Аңа 26 яшь иде. Спортны яраткан, бигрәк тә баскетбол, футбол, җиңел атлетика белән җитди шөгыльләнгән.

Фото: © http://aksubayevo.ru/




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Арина Соболенко

Кудерметова о поражении от Соболенко: выступила неплохо






Пытался сбежать из России: в Сочи задержали провокатора за стрельбу и оскорбление полицейских

Магия рождественских гаданий от таролога Саоны

Русскую гречку «Фермер» запретили в Белоруссии: какие причины

В Санкт-Петербурге зажгут факелы Ростральных колонн в ночь на Рождество