Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

5 гыйнварда Казанда булачак чаралар: Театраль тамаша һәм музыка кичәсе

0

Якшәмбе, 5 гыйнварда, ТР башкаласында театраль тамашалар, шулай ук Лядской бакчасында «Октава» музыка кичәсе һәм мастер-класслар була. Дәрвишләр бистәсенә «Хобби бокс» мобиль яшүсмерләр клубы килә, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.

«Октава» музыка кичәсендә Мәскәүдән ARTEMIEV төркеме һәм Elina исемле артист чыгыш ясаячак. Кунаклар шулай ук әкияти артефактлардан торган кышкы күргәзмә карый алачак. Фигураларда QR-код урнаштырылган, әлеге кодны сканерласаң, Яңа ел белән бәйле аудиоәкиятләр тыңлап була.

«Хобби бокс» яшүсмерләр клубы Дәрвишләр бистәсендә Станция урамы, 9 йорт адресы буенча чыгыш ясаячак. Концерт 12:00 сәгатьтә башлана. Кунакларны шулай ук спорт уеннары, иҗади мастер-класслар, квизлар, бию флешмоблары, конкурслар һәм башкалар көтә.

«Казан» гаилә үзәге янында 17:00 сәгатьтә «Театраль Яңа ел» оештырыла. Чыршы янындагы сәхнәдә мәдәни үзәкләр коллективлары һәм Казанның яшь театр студияләре артистлары чыгыш ясаячак.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казанның «Черек күл» паркындагы шугалак кабат ябык. Шәһәр халкына һәм кунакларына шулай ук чаңгы базалары адресларын һәм аларның эш режимын искәрттеләр.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Александр Зверев

Александр Зверев в третий раз в карьере вышел в полуфинал Australian Open






Жителей Подмосковья приглашают принять участие в конкурсе социальных архитекторов

Микрофон-караоке и браслет. Кто-то украсил могилу Жанны Фриске на свой вкус

200 тысяч ретро-посланий отправили в Москве в рамках проекта «Зимняя почта»

Камергерский переулок. Москва 2014 год