Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25
26
27
28
29
30
31

«Авыл укытучысы» программасына өч ел эчендә 3,2 миллиард сум бүленәчәк

0

«Авыл укытучысы» программасын гамәлгә ашыру өчен 2025-2027 елларда бюджетта 3,2 миллиард сумнан артык акча каралган, аның ярдәмендә 3 меңнән артык вакансияне ябу ниятләнә. РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко аппаратында шулай дип белдерделәр. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Авыл укытучысы» программасын гамәлгә ашыру өчен 2025 елда – 599 миллион 420,0 мең сум, 2026 елда – 1 миллиард 314 миллион 966,4 мең сум, 2027 елда 1 миллиард 314 миллион 966,4 мең сум күләмендә бюджет ассигнованиеләре каралган», - диелә хәбәрдә.

Чернышенко РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе белән программаның 2030 елга кадәр озайтылуын искәртте. Инициатива «Яшьләр һәм балалар» яңа илкүләм проекты кысаларында дәвам итәчәк, 1 гыйнвардан ул «Педагоглар һәм остазлар» федераль проектына керде.

«Югары квалификацияле укытучыларның шул исәптән ерактагы авыл һәм бистәләрдәге зур булмаган мәктәпләрдә дә эшләве бик мөһим. Дүрт ел эчендә без яхшы нәтиҗәләр һәм төбәкләр ягыннан да, укытучылар тарафыннан да программага ихтыяҗ булуын күрәбез», - дип аңлатма бирде вазгыятькә РФ мәгариф министры Сергей Кравцов.

Халкы 50 мең кешегә тулмаган авыл торак пунктларына, эшчеләр бистәсенә, шәһәр тибындагы бистәләргә һәм шәһәрләргә күчеп килгән педагогларга «Авыл укытучысы» программасы кысаларында – 1 миллион, Ерак Көнчыгыш федераль округында, шулай ук 2025 елның гыйнварыннан яңа төбәкләрдә 2 миллион сум күләмендә бер тапкыр акча түләнә.

Программа гамәлгә ашырылган чорда 6,3 меңгә якын укытучы авылга эшкә килгән, дип ачыклык керттеләр РФ вице-премьеры аппаратында.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Australian Open

Алькарас: Уезжаю из Австралии с гордо поднятой головой






Магнит недомоганий. Врач Ким: этой зимой многие остро реагируют на бури

Вячеслав Франк поздравил жителей Барнаула с Днем студента

Алтайский край вошел в топ-10 регионов по привлекательности для туристов

Надрез на любовь. Москвички меняют судьбу операциями на ладони