Фатих Кәримнең оныгы: Фатих Кәрим һәйкәле киләсе елда язын ачылыр дип торабыз
Фатих Кәримнең оныгы Артем Кәримов фронтовик шагыйрьгә һәйкәлнең киләсе елда ачылачагына өметләнә. Бу хакта ул Татарстан Милли музеенда Фатих Кәримгә багышланган кичәдә сөйләде.
«Киләсе елда май аенда Казанда Фатих Кәрим һәйкәле ачылыр дип ниятлибез. Шулай ук, Фатих Кәримнең «Соңгы дәфтәр» дип исемләнгән тагын бер китабын чыгарырга уйлыйбыз. Әлеге китапка Фатих Кәримнең соңгы әсәрләре кертелер. Ул дәфтәрне җыентык буларак бастырып чыгарырга дип үзе төзегән булган. Безгә теләктәшлек белдерерләр дип өметләнәм. Киң җәмәгатьчелек арасында таралсын өчен, татар һәм рус телләрендә булса әйбәт булыр иде», - диде ул чыгышында.
Узган ел Фатих Кәримнең ике китабы нәшер ителгән булган. «Татарстан китап нәшриятында «Разведчик язмалары» дигән китап чыкты, баш мөхәррир Ленар Шәехкә рәхмәт. Китапта Фатих Кәримнең Бөек Ватан сугышы елларында язылган әсәрләре урын алган. Икенчесе – «Еңеү йыры» дип исемләнгән башкорт һәм рус телләрендәге китап. Бу – Башкортстанда чыккан Фатих Кәримнең беренче китабы. Фатих Кәрим китапларына ихтыяҗ бар, алар китап киштәләрендә тузан җыеп ятмый», - диде Артем Кәримов.
Фатих Кәримнең оныгы фронтовик шагыйрьне искә алу кичәләре ил буйлап билгеләп үтелгәнен әйтте. «Түбән Камага рәхмәт, алар мәктәп-лицейларда матур кичәләр уздырды. Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән узган ел мартта Калининградка һәм Багратионовскига бардык. Узган ел декабрьдә Башкортстанның Ает авылында тантаналы кичә оештырылды, Фатих Кәрим исемендәге премияләр тапшырылды», - дип искәртте ул.
- Фатих Кәримгә һәйкәл куяр вакыт җитте – «Ул барлык солдатларга һәйкәл булыр иде»