Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Казанда совет солдатлары хөрмәтенә куелган һәйкәл бердәм дәүләт реестрына кертелде

0

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында Казанның эвакуацион госпитальләрендә фронтта алган яралардан үлгән совет солдатлары хөрмәтенә куелган һәйкәл мәдәни мирас объектлары бердәм дәүләт реестрына кертелде.

ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты хәбәр иткәнчә, монументны белгеч бәяләмәсе нигезендә мәдәни мирас дип танырга карар кылганнар, ул объектның тарихи әһәмиятен раслаган.

Фото: © ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты

Һәйкәл Иске Татар зираты территориясендә урнашкан. Монумент җилфердәп торган байрак рәвешендә кызыл таштан ясалган, аның янындагы ташта һәлак булган сигез совет солдатының исемнәре чокып язылган.

ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин сүзләренчә, әлеге инициатива Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында гамәлгә ашырыла. Комитет, юбилей тантаналары алдыннан ремонтын һәм сакланышын тәэмин итү өчен, Бөек Ватан сугышы вакыйгалары белән бәйле һәйкәлләрнең техник торышы актларын әзерләү белән шөгыльләнә, дип искәртте спикер.

Бүгенге көндә ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты һәм ТР Мәдәни мирас үзәге белгечләре муниципаль районнарның вәкилләре белән бергә планлаштырылган 55 объектның 31ен тикшергән. Моннан тыш, Бөек Ватан сугышы белән бәйле әһәмиятле урыннарны мәдәни мирас объектлары реестрына кертү юнәлешендә дә эш алып барыла.

«Әлеге адымнар тарихи хәтерне саклау һәм республика халкы арасында ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләүгә юнәлдерелгән», - дип искәртте Гущин.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Australian Open

Джокович рассказал об отравлении в Австралии в 2022 году






Татарстанскому бизнесмену грозит 5 лет тюрьмы за угрозы подорвать самолет

Житель Ярославля выжил после падения с 19 этажа

Пассажиры Мострансавто в декабре совершили более 44 млн поездок

Европа опасается шагов Трампа: может ли он отменить указы Байдена?