Җыр һәм бию дәүләт ансамбле «Җиде мәрҗән. Халык хәтере» мюзиклы премьерасын тәкъдим итте
Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсендә Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Җиде мәрҗән. Халык хәтере» дип исемләнгән музыкаль спектакль күрсәтте. Бу спектакль – 18 ел элек коллектив куйган «Җиде мәрҗән» беренче татар этно-мюзиклының заманча куелышы.
Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айрат Хәмитов «Җиде мәрҗән. Халык хәтере» музыкаль спектакленең кирәклеген әйтеп үтте. «Программаны яшьләргә дә, олыларга да карарга тәкъдим итәм. Ул тукталыш ясап, тормыш, гаилә, нәсел һәм халкың турында уйландырырга этәрә. Бер яктан, бу тарих, мирасыбызга мөрәҗәгать итеп, яшьләргә яңа форматта гаилә кыйммәтләрен күрсәтү. Тарихтан башка киләчәк була алмый», - диде ул.
Фото: Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле матбугат хезмәте, Елена Гредюшко
«Аллаһка шөкер, әзерләнергә вакыт җитте. Программаны ике ай әзерләдек, аңа кадәр ярты ел дәвамында техника, текст, музыка мәсьәләләрен хәл иттек. Музыкаль спектакльне каравы рәхәт, ул бик матур дип исәплим. Миллилек телебез, гореф-гадәтләребез, җыр-моң, бию, көйләребездән, костюмнарыбыздан тора. Шуларны саклап, яшь буынга тапшырырга тиешбез. Менә шушы элементлар халкыбызның киләчәген тәшкил итәргә тиеш. Тамашачы татарларның нинди затлы икәнен белергә тиеш», - диде Айрат Хәмитов.
Фәнил Фәйзуллин
Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина
«Мюзиклга әзерлек узган елның ноябрендә башланган иде. Җиңел булмады. Мин биюче түгел, җырчы. Шуңа күрә эшләгән дәвердә үзем өчен күп ачышлар ясадым. Биергә дә, сөйләргә дә өйрәттеләр, чөнки спектакль уйныйбыз – мюзикл бит. Артист кеше үзен төрле яктан сынап карарга хыяллана, мин дә үземне төрле яктан ачтым дип әйтә алам», - диде журналистларга төп роль – Рамай ролен башкарган Фәнил Фәйзуллин.
Ул роле турында сөйләп үтте. «Рамай эшкә бирелеп, гаиләсен оныта. Байлыклары да, гаиләсе дә арткы планда кала. Көннәрдән бер көнне гаиләсен югалта һәм хатынын, баласын эзләргә чыга. Адәм балалары дөнья куабыз. Шуны аңлар өчен тукталып каласың һәм тормышның кайсы якка тәгәрәгәнен аңламыйсың. Әлеге мюзикл шуны аңлар өчен кирәк. Барлык тамашачыларга да карарга тәкъдим итәм. Мюзиклны яңарту – тарихны да барлау», - дип аңлатты Фәнил Фәйзуллин.
Инзилә Хәмитова
Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина
«Энҗе образы тыйнак, сабыр, иренең сүзен тыңлаучы татар хатын-кызларының гомумиләштерелгән образы. Энҗенең ире Рамай карьера өстендә эшли, акчага кызыга һәм хәтта гаиләсе турында оныта. Һәм шушы вакытта хатын-кызларның эчке дөньясы күрсәтелә. Мюзиклда гаиләне ничек саклап калып була, ничек итеп мөнәсәбәтләрне корырга һ.б. сорауларга җавап табып була», - диде Энҗе ролен башкарган Инзилә Сәмитова.
Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның атказанган артисты Диләрә Палатова 17 ел элек мюзиклның беренче премьерасында катнашкан булган. «Хәзерге премьерада күбрәк гаилә кыйммәтләре турында басым ясала. Беренче премьерада җырга һәм биюгә игътибар бирелгән иде. Хәзер исә театральләштерелгән тамаша форматын күрәбез: текстлар да күп, җырчы-биючеләр актер буларак чыгыш ясый, үзләренә тәҗрибә туплый. Мин хор төркемендә эшлим, минем өчен хореография элементлары кыенрак бирелде. Әмма сынмадык, сынатмадык», - диде ул.
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Радик Сәлимов зур эш башкарып чыгуларын әйтте. «Мюзиклның элекке вариантыннан нәрсә кала һәм ул нинди рәвештә калачагын аңларга кирәк булды. Шуңа күрә барлык аранжировка һәм оркестровкаларны яңадан карап чыктым. Ул вакытта безгә La Primavera оркестры ярдәм иткән иде, ә бу юлы без барысын да үз тырышлыгыбыз белән эшләдек. Чакырылган музыкантлар да катнашты. 17 ел үткән – бу күп вакыт, бу вакыт аралыгында мин дә үзгәреш кичердем», - диде ул.
«Бу – театр, спектакль. Димәк бу – тере организм, дип карадык. Ниндидер үзгәреш була икән, бу – нормаль күренеш. Моны кабул итәргә кирәк. Ничек куелган – шулай булырга тиеш икән, дип тә уйларга кирәкми. Шуңа күрә без азарт белән якын килдек. Ниндидер кимчелекләр була калса, без аларны бик теләп җиренә җиткердек», - диде куючы режиссер Лия Гисметуллова.
Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина
- Куючы режиссерлар – Антон һәм Лия Гисметулловлар, хореографлар – Ләйсән Хәмитова, Антон һәм Лия Гисметулловлар, баш хормейстер – Нияз Гәрәев, хормейстер – Чулпан Әхмәтҗанова, композитор – Радик Сәлимов, оркестр җитәкчесе – Артур Хәйруллин, рәссам – Наталья Фадеева, сценарий авторы – Мария Сивова, татар теленә тәрҗемә – Айгөл Минкина, балет буенча репетитор – Рәйсә Хәсәнова, Нинель Мочалова, труппа мөдире – Ләлә Мөбәрәкшина, тавыш режиссеры Рафаэль Абдерәшитов, тавыш операторы – Миахил Перминов һ.б.