Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Чаллы кешесе кошлар ашату өчен аена 4-5 мең сум акча тота

0

Чаллы кешесе Яр буе паркына барып, 40ка якын җимлекләрне тулыландырып тора. Моның өчен ул аена якынча 4-5 мең сумга көнбагыш сатып ала. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Илшат Солтанов яза.

Кошлар ашатучы Наил абый Сираҗиев тумышы белән Кукмара якларыннан булып чыкты. Чаллыга ул 1979 елда гигант КАМАЗ төзелешенә килә. Гомере буе заводта авыр эштә тир түгә. Билгеле, бу эссез генә узмый: 2014 елда аңа инфаркт булып, табиблар пычагы астына ятарга туры килә. Операциядән соң хирурглар үзенә: «Алга таба да тулы канлы тормыш алып барырга теләсәгез, билгеләнгән даруларны эчегез һәм, иң мөһиме, һәрвакыт хәрәкәттә булыгыз», – дип катгый таләп куя.

Баштарак ул йорт янында йөрү белән генә чикләнсә, бераздан ерак араларга да чыккалый башлый. Аеруча ул Яр буе паркын үз итә. Саф һава, тынычлык, табигать аның җан дусларына әверелә. Тора-бара дуслар сафы тагы да ишәя. Төгәлрәк әйтсәк, урман кошларының зарыгып көтеп алган кунагына әверелә Наил абый.

«Шулай бер мәл паркта йөргәндә күзем агачлардагы җимлекләргә төште. Билгеле, ул чакта әле алар бармак белән генә санарлык иде. Ара-тирә үзләренә көнбагыш салып китә башладым. Башта бер-ике уч кына калдырсам, тора бара килограммлап алып килә торган булдым. Аннары инде тагы да күбрәк кошларны туендыру өчен җимлекләр санын да арттырдым», – ди ул.

Аларны ул иң элек үзе яшәгән бистәдәге мәктәп хезмәткәрләреннән сорап карый. Чөнки бина ишегалдындагы савытларның шактый гына вакыт буш эленеп торуын күрә. Тик аның гозеренә: «Җимлекләр конкурста катнашу өчен үзебезгә кирәк», – дип җавап кайтаралар. Шулай да: «Шәһәр балалар экология-биология үзәгенә мөрәҗәгать итеп карагыз, аларда мондый ашату җайланмалары бик күп», – дип үтемле киңәш бирәләр.

Хактан да, биредә язмам героеның үтенечен кире какмыйлар. Аны кирәгенчә җим савытлары белән тәэмин итәләр. Әнә шулай ул Яр буе паркы урманын кошлар ашханәсенә әверелдерә. Бүгенге көндә инде аның 40ка якын җимлеге бар. Билгеле, паркта ял итүчеләр дә төрле азык калдырып киткәли.

«Әйтергә дә куркам, шушы сәяхәтләрем нәтиҗәсендә йөрәгем авыртмый башлады. Көненә якынча 3 сәгать үтәм, кошларны ашатканда вакыт-вакыт тукталышлар ясыйм, урман һавасы сулыйм. Менә дигән дәвалау ысулы бит», – ди ул. Бу кирәкле дә, изге дә терапия ысулын ул алга таба да дәвам итәчәк. Киләчәктә Боровецкое урманына да барып, җимлекләр эләргә хыяллана әле Наил абый.

Фото: © Илшат Солтанов




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Касаткина менее чем за час проиграла американке Киз в четвертьфинале турнира WTA в Аделаиде






У Ротенберга лопнуло терпение — он наказал звездного американца! Скандальный Деанджело доигрался в СКА

Министр Тимур Ханды принял всерьез шуточное объявление о продаже якутского снега

Петербургский аэропорт Пулково закрыт из-за неблагоприятных погодных условий

Виды урологических заболеваний у мужчин, женщин и детей