Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30
31

Актаныш волонтерларын булачак җиңүгә керткән өлешләре өчен бүләкләделәр

0

Актаныш районының «Без бергә» хәйрия төркеме волонтерларын Татарстан Республикасы волонтерлык мәгълүмати-ресурс үзәге рәхмәт хаты белән бүләкләделәр. Бүләкләр «Без бергә» хәйрия төркеменең 2025 елдагы беренче концерты вакытында сәхнәдән тапшырылды.

«Яшьлек» яшьләр үзәге штабында эшләүче волонтерлар Фирдания Нуруллина, Лилия Гикрамина һәм Гөлназ Гарифуллинаны иреклеләр хәрәкәте эшчәнлегенә керткән зур өлеше өчен билгеләп үттеләр.

«Татарстан Республикасы волонтерлык мәгълүмати-ресурс үзәге» коммерцияле булмаган автономияле оешмасы башкарма директоры Айрат Мөбәрәкшин исеменнән рәхмәт хатларын Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова тапшырды.

Волонтерларыбыз мөһим эш башкара һәм җәмгыятькә ярдәм итүгә бәяләп бетергесез өлеш кертә, дип билгеләп үтте чыгышы вакытында түрә. «Аларны чын күңелдән әлеге лаеклы бүләкне алулары белән котлыйбыз! Сәламәтлек, игелекле эшләрендә уңышлар һәм районыбыз файдасына башкарган хезмәтләрендә алга таба да яңа казанышлар телибез. Алар – безнең заманның чын геройлары!» - диде ул.

Моңарчы «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Актанышның «Без бергә» төркеме волонтерлары махсус хәрби операциягә ярдәм итү өчен беренче концерт куйды.

  • Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.
  • 1 гыйнвардан Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2,2 миллион сум акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр арттырылуга бәйле.
  • РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: 8 (843) 221 44 52. Моннан тыш, 8 (800) 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Материал Ләйсән Газизова катнашында әзерләнде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Australian Open

Мэдисон Киз: «Я поняла, что и без «Большого шлема» заслуживаю считаться классным игроком. Отпустив ожидания, я смогла показать отличный теннис и победить»






Дина и Арина Аверины: «Раньше нам запрещалось вставать на коньки»

Ледовые шоу лучших фигуристов России проходят в рамках фестиваля «Зима в Москве»

Суд на 5 суток арестовал матерившегося в центре Москвы гражданина Британии

Тарасова высказалась о победе сына Плющенко на турнире без соперников