Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30
31

Янгын аркасында экологлар Казанның Мәскәү районында һава пробасы алган

0

Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының күчмә экологик лабораториясе бүген иртән Казанның Мәскәү районында янгын урынына якын җирдә һава пробалары алган. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Күчмә экологик лаборатория фаҗига урынына 7:40 сәгатьтә килде. Максимов урамы 76 йорт (АСКЗА-3), И. Шакиров урамы 3 йорт һәм «Салават Күпере» торак комплексындагы (АСКЗА-5) экология министрлыгының атмосфера һавасы пычрануны контрольдә тоту буенча автомат станцияләрендә, көньяк-көнбатыш юнәлештән һәм секундына 3 метр тизлектә искән җил булганда атмосфера һавасында пычрата торган матдәләрнең мөмкин булган күләмнән артып китүе теркәлмәде», – дип хәбәр итә матбугат хезмәте.

Матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, күчмә экологик лаборатория иртәнге 07:40 сәгатьтә фаҗига урынында булган инде.

Искәртеп үтик, бүген иртәнге 5:20 сәгатьтә Казанда БПЛА һөҗүме нәтиҗәсендә газ цистернасына ут капты. Татарстан җитәкчесе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, урынга республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов килгән.

Фаҗигадә зыян күрүчеләр булмаган. Урында тиз арада килгән экстрен хезмәтләр нәтиҗәләрне юкка чыгарган.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Арина Соболенко

Соболенко расплакалась после поражения в финале Australian Open






Плотный туман парализовал работу аэропорта Оренбурга

Обвиняемые в краже у красноярского бизнесмена Владимира Егорова 100 млн руб не признают вину полтора года

Льготный проезд, читательский билет, скидки на товары и услуги: какие возможности предоставляет карта москвича студентам

РЖД отказались от запуска роботов-носильщиков на вокзалах