Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Россиядә грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны бер атнада өчтән бер өлешкә диярлек арткан

0

Узган атнада Россиядә кискен тын юллары вирус инфекциясе (ОРВИ) һәм гриппның, алдагы атнага караганда, 31,9 процентка күбрәк очрагы теркәлгән. 45 төбәктә авыру дәрәҗәсе уртачадан югарырак. Бу хакта Россия Кулланучылар күзәтчелеге хезмәте (Роспотребнадзор) җитәкчесе Анна Попова хәбәр итә.

Моннан тыш, ведомство мәгълүматлары буенча, Россиядә вируслы инфекцияләр аркасында госпитализацияләр саны арткан.

«Узган атнада ОРВИ белән авыручылар 23 процентка күбрәк хастаханәгә озатылган. Шул ук вакытта 43 төбәктә хастаханәгә ятучылар саны 30 процентка һәм аннан да күбрәккә арткан», – дип ачыклык керттеләр Россия Кулланучылар күзәтчелеге хезмәтендә.

Нигездә россиялеләр риновируслар һәм яңа коронавирус инфекциясе вирусы белән авырый. Әмма, Роспотребнадзорда ачыклык кертүләренчә, грипп йоктыручылар да арта, бигрәк тә А (H1N1)2009 гриппы вирусы белән авыручылар күбәйгән.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Australian Open

Российская теннисистка Калинская снялась с Открытого чемпионата Австралии






Доставка цветов в Москве

Следователи арестовали президента Южной Кореи Юн Сок Ёля

12 убийц. Каких вредителей не убивает теплая зима — список

SuperJob: за год запросы россиян к уровню МРОТ возросли на треть