Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Энгель Фәттаховны тикшерү изоляторында калдырдылар

0

Бүген Чаллы шәһәр суды Татарстанның элеккеге мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның сак астында булуы вакытын озайтты.

Тикшерү суд процессы вакытында сак астында булу вакытын 21 мартка кадәр озайтуны сорады. Тикшерүче шулай ук хәзерге вакытта Фәттаховка алты эпизод буенча гаепләү белдерелүе хакында хәбәр итте, эш буенча 22 кешене сораштырганнар, зур күләмдә экспертиза үткәрелгән.

Фото: © «Татар-инофрм», Елена Фенина

«Гаепләнүче тикшерүдән качып йөрергә, шулай ук эш буенча шаһитларга басым ясарга мөмкин. Гаепләнүченең сәламәтлеге сак астында булуга комачауламый», - дип укыды үтенечен тикшерүче.

Үз чиратында, Фәттахов үзен бик яхшы хис итмәвен һәм тикшерү изоляторында сәламәтлеге начараерга мөмкин икәнен әйтте. Ул судтан өй арестына җибәрүләрен сорады.

Фәттаховның адвокаты сүзләренчә, тикшерүче элеккеге министрның белдерелгән җинаятьләргә катнашы булуын күрсәтә торган бернинди дәлилләр дә китермәгән. Адвокат мондый дәлилләрнең булмавын һәм Фәттахов үзенең гаепле түгеллеген расларга ниятләвен билгеләп үтте.

Барлык якларны да тыңлагач, суд гаепләү ягына басты һәм Энгель Фәттаховны 21 мартка кадәр сак астында калдырды.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, тикшерү версиясе буенча Татарстанның элеккеге вице-премьеры 2018 елның мартыннан 2020 елның сентябренә кадәр «Спецстрой» җитештерү-төзелеш фирмасы белән 21,8 миллион сумга шәхси йортын реконструкцияләү турында килешү төзегән. Моның өчен Фәттахов районда махсус объектлар төзү өчен подряд килешүләре төзүдә үзенең ярдәмен вәгъдә итә. Эштә «Спецстрой» компаниясе ремонтлаган Актаныштагы «Яшьлек» яшьләр үзәге катнаша.

Фәттаховны узган елның маенда тоткарладылар, аның өендә тентү үткәрелде. Ул суд карары белән тикшерү изоляторына озатылды.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Медведев отреагировал на слова Циципаса о том, что его вымотала интенсивность ATP-тура






Россия обеспечит газоснабжение Приднестровья в качестве гуманитарной меры

В Павловском Посаде начинается благоустройство дома культуры

Компанию из Москвы оштрафовали за нарушения при ремонте Нахичеванского театра

Конкурс вокалистов и концертмейстеров Хиблы Герзмавы открыли в Москве