Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Зәйдә Качману бәйрәмендә су коенганда иминлек чаралары турында сөйләштеләр

0

Зәйдә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы үтте. Утырышта район су объектларында Качману бәйрәме вакытында кешеләр иминлеген тәэмин итү мәсьәләсе каралды. Бу хакта «Зәй-информ» сайтында хәбәр ителә.

Зәйдә Качмануда су коену өчен махсус урыннар бар. Алар — Иске Зәйне әйләнеп узу юлы буендагы Изге чишмә, Бохарай җирлегенең Әлкин һәм Александр Бистәсе җирлегенең Кызыл Ярда махсус коену урыннары. Бу урыннарда Качману йоласын үтәү өчен барлык шартлар да тудырыла, иминлекне тәэмин итүгә махсус хезмәтләр җәлеп ителә. Шулай ук җылыну, киенү өчен автобуслар куела.

Традиция буенча бәйрәмгә каршы кичтә һәм бәйрәм көнне чиркәүләрдә гыйбадәт кылу һәм суны изгеләндерү йоласы башкарыла. Шәһәрдә Изге Троицк, Иске Зәйдәге Крестовоздвижение, Ал. Бистәсе, Федот авыллары чиркәүләрендә 18 гыйнварда бәйрәмгә каршы кичтә службалар уза. 19 гыйнварда Качману көнендә Изге Троицк чиркәвендә иртәнге сәгать 8.30да, Крестовоздвижение храмында 9.00, Кара-Елгада 9.15, Федот чиркәвендә 8.40 литургияләр була.

Ә 19 гыйнварда көндезге сәгать 12дә Иске Зәйне әйләнеп узу юлындагы Изге чишмә район дин әһелләре катнашында изгеләндереләчәк. Әлеге чарада район җитәкчелеге дә катнашып, халыкны бәйрәм белән котлаячак.

Шулай ук 18 гыйнварда Сарсаз-Баграждагы чишмә кичке сәгать 7дә, Сәвәләйдә көндезге сәгать 11дә, Үтәшкин һәм Ал. Бистәсендә 13.00да изгеләндерелә.

Тиешле хезмәтләргә халык иминлеген тәэмин итү өчен тиешле күрсәтмәләр бирелде. Су коену урыннарында янгын-коткару хезмәте, эчке эшләр бүлеге, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәткәрләре кизү торачак.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Australian Open

Медведев готов к реваншу: сильная мотивация и борьба за титул в Австралии






Жажда славы. Психолог Никишина пояснила, почему подростки такие безбашенные

Не успел новый собственник купить у властей недострой в Нижнесакмарском, как продает его в разы дороже

Неисправимые романтики, гении и авантюристы: что говорит о человеке месяц его рождения

Суд частично удовлетворил иск МО к Центру Хруничева на более чем 111 млн рублей