Чирмешән районында нефтьчеләр быел 800 төп агач утыртачак
2025 елда «Татнефть» җәмгыяте Чирмешән район территориясендә бушлай 800 төп агач утыртачак. Бу хакта район башлыгы Рамил Әйбәтов хәбәр итте, дип яза «Безнең Чирмешән».
Узган елда нефтьчеләр бригадасы торак пунктларыбызда 750 төп 1,5–2 метр биеклектәге нарат үсентеләре утырткан иде. Осталар аларны питомниклардан төпләре-тамырлары белән күчерә.