Татарстан Диния нәзарәте «Каһарманнар елы» игълан итте
Бүген Казанда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте пленумы узды. Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел тулуны, шулай ук махсус хәрби операциядәге мөселман сугышчыларына теләктәшлекне көчәйтү буенча бурычларны исәпкә алып, хәзрәтләр бертавыштан Нәзарәттә «Каһарманнар елы»н игълан итү турында карар кабул итте. Бу турыда Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин рәислегендә үткән утырышта аның урынбасарлары, казыйлар, шулай ук бөтен республикадан имам-мөхтәсибләр, мөфтиятнең гамәлгә куелган структуралары һәм барлык юнәлеш җитәкчеләре катнашты.
Көн тәртибендәге төп мәсьәләләрнең берсе 2024 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм аның гамәлгә куелган структуралары эшчәнлеге нәтиҗәләре, шулай ук 2025 елга планнар белән бәйле иде.
Пленум барышында Камил хәзрәт Сәмигуллин Россиядә «Ватанны саклаучылар елы» игълан ителүен искәртте.
Камил хәзрәт агымдагы елда имам-мөхтәсибләрне һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең барлык оешмалары җитәкчеләрен эшчәнлекләрен шушы тема белән бәйләп алып барырга өндәде. Ул Ватанны саклаучы геройларга хөрмәт күрсәтергә, мөселманнарның Ватанны саклауга керткән бәйләп бетергесез өлешен һәм батырлыгын билгеләп үтәргә, аларга һәм гаиләләренә ярдәм күрсәтергә кирәклеген ассызыклады, диелә хәбәрдә.