Пермьдә татар телен өйрәтү өчен якшәмбе мәктәбе оештырганнар
Пермь краеның Татар милли-мәдәни автономиясе татар телен өйрәтү өчен якшәмбе мәктәбе оештыра. Бу хакта автономия «ВКонтакте» челтәрендәге төркемендә хәбәр итә.
Дәресләр бушлай. Һәр шимбә-якшәмбе көннәрендә, 11:00 сәгатьтә башлана. Адресы: Пермь шәһәре, Плеханов урамы, 37 йорт.
«Яңа елга һәркем яңа максатлар белән аяк баса. Әгәр дә сезнең шул максатларның берсе - балаларыгыз белән безнең мәктәпкә йөри башлау икән, озакка сузмагыз, кушылыгыз!» – диелә автономия хәбәрендә.