Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Ләйлә Фазлыева: Татарстан архив күләме һәм составы буенча лидерлар арасында

0

Татарстан архив фонды күләме һәм составы буенча Россия төбәкләре арасында лидерлар рәтендә. Республиканың бу юнәлештә горурланырлык әйберләре бар, диде Архив эше буенча дәүләт комитеты коллегиясендә Татарстанның вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.

«Татарстан архив күләме һәм составы буенча лидерлар арасында. Матди-техник тәэмин ителеш ягыннан чыннан да горурланырлыгыбыз бар. Әмма республика оешмаларына мәҗбүри документларны архивка юллау мөһимлеге турында искәртәм. Бу кайбер кешеләрнең пенсия фонды белән проблемаларын гына юкка чыгарып калмый, ә Россия Федерациясе һәм үзебезнең төбәк тарихын сакларга да ярдәм итә. Без тарихны фальсификацияләүгә юл куя алмыйбыз», – диде ул.

Ләйлә Фазлыева сүзләренчә, документларны архивка урнаштыру – тарихыбызны саклауның иң мөһим ысулларының берсе һәм ул аны ялганлап күрсәтергә ирек бирми. Шул максаттан, тармакны цифрлаштыруга аерым игътибар бирергә кирәк.

Архив эше буенча дәүләт комитеты эше йомгаклары турында аның рәисе Гөлнара Габдрахманова сөйләде. Ул искәрткәнчә, 2024 елда Татарстанда 2030 елга кадәр архив эшен үстерү стратегиясе кабул ителгән. Моннан тыш, 1,1 меңнән артык аеруча кыйммәтле документ, математика, астрономия һәм татар мәгърифәтчеләренең әдәби мирасы буенча 100дән артык кулъязма исәпкә куелган.

«Быел Дәүләт архивына уникаль документлар, аеручы Бөек Ватан сугышы чорына караган документлар табу буенча эшне активлаштырырга кирәк», – диде ул.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Андрей Рублёв

Жоао Фонсека обыграл Рублёва и вышел на итальянца Сонего в турнире






«Минудобрения» вступили в реакцию с «Росхимом» // Холдинг стал руководить воронежским производителем

«Сделал свой выбор»: в Ленкоме отреагировали на ситуацию с Дмитрием Певцовым

В Туле осудили киргиза, который за две тысячи рублей сделал паспорт с фото-селфи

Прокуратура Новосибирска оштрафовала авиакомпанию из-за нарушений требований пассажиров