Татарстан Хезмәт министрлыгы Ватанны саклаучы елында үз эшендә ике өстенлекне билгеләде
Ватанны саклаучы елында Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы эшчәнлегендә ике өстенлекле бурыч билгеләде – махсус операциядә катнашучыларны социаль тернәкләндерү һәм аларны эшкә урнаштыру. Бу хакта бүген ведомствоның йомгаклау коллегиясендә республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтте.
«2024 елның гыйнварыннан Яшел Үзәндәге тернәкләндерү үзәге базасында даими рәвештә кеше тәрбиясенә мохтаҗ булган махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен бүлек эшли. 2025 елда бу эшкә Казандагы, Чаллыдагы, Әлмәттәге һәм Баулыдагы инвалидларны тернәкләндерү үзәкләре дә кушылачак», – диде ул.
Шулай итеп, быелдан башлап социаль тернәкләнү уздыру өчен республикада барлыгы 282 стационар һәм 130 ярымстационар урын булачак. Тиешле җиһазларны төзекләндерүгә һәм сатып алуга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән республика бюджетыннан 56,7 млн сум акча бүлеп бирелгән.
«Икенче юнәлеш – махсус операциядән кайткан кешеләрне һәм аларның гаилә әгъзаларын эш белән тәэмин итү. Россия Президенты Владимир Путин әйткәнчә, махсус операция геройларына гади тормышта үзләрен табарга булышырга кирәк», – дип искәртте Эльмира Зарипова.
Эше булган хәрбиләрнең эш урыннары сакланып калды. Ә эше булмаганнар белән эшкә урнашу буенча индивидуаль эш алып барыла. Монда аларның тормыш хәле, сәламәтлек торышы һәм махсус операция барышында үзләштергән яңа компетенцияләре һәм күнекмәләре исәпкә алына.