Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Фазлыева Татарстанның хәрби операциядә катнашу тарихын саклау эшен активлаштырырга өндәде

0

Татарстанның Архив эше буенча комитетына Татарстанның махсус хәрби операциядә катнашу тарихын саклауга аерым игътибар бирергә кирәк. Әлеге йөкләмәне республиканың Архив эше буенча дәүләт комитеты коллегиясендә Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева бирде.

«Инде бүген үк Татарстанның махсус операциядә катнашу тарихын булдыру, хәрбиләребезнең, бу чорда республика тарафыннан күрсәтелгән гуманитар ярдәм тарихын саклау бурычы тора. Ул финанс ягыннан да, кеше хис-кичерешләре ягыннан да гаять зур характерда», – дип белдерде ул.

Вице-премьер фикеренчә, бүген башкарма комитетларның социаль эш алып баручы урынбасарлар белән җитәрлек дәрәҗәдә хезмәттәшлек итмәве күзәтелә, шуның аркасында махсус операция тарихын саклау буенча ведомствоара эш тоткарлана.

Архив эше буенча Татарстан дәүләт комитеты илнең яңа төбәкләренә актив ярдәм күрсәтә. Аерым алганда, Лисичанскига документларны саклау чаралары, компьютер оргтехникасы, канцелярия һәм гигиена товарлары тапшырылды, диде комитет рәисе Гөлнара Габдрахманова.

«Безнең тарафтан махсус операциядә катнашучыларының истәлеген мәңгеләштерү һәм документларны архивларга тапшыру тәртибе турында Министрлар Кабинеты карары проектын эшләү, шулай ук Татарстанда туган Россия геройларының һәм ирекле оешмаларның архив фондларын һәм коллекцияләрен булдыру буенча эшне оештыру планлаштырылды», – дип өстәде ул.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Арина Соболенко

Australian Open. Расписание 6-го дня. Соболенко, Алькарас, Джокович сыграют на Арене Рода Лэйвера, Шнайдер – на Арене Маргарет Корт






Смартфон Дыняка, плевок Радулова, уход Деанджело и дубль Мамина в день рождения: как начался 2025 год в КХЛ

Лагутенко отправится на гастроли, чтобы восстановить сгоревший дом в Калифорнии

Москвичи смогут заранее спланировать прививку от бешенства для домашних животных

Чаще всего в Красноярск приезжают туристы из Иркутской области