Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Илья Авербух «Черек күл» паркы бозында фигуралы шуу буенча мастер-класс уздырачак

0

Җомга көнне, 17 гыйнварда, «Черек күл» паркында бөтенроссия кышкы WinterFest фестивале узачак. Казанлылар ачык мастер-класста катнаша һәм танылган фигуристлар белән боз тамашасын карый алачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

12:00 дә балалар һәм өлкәннәр өчен шугалакта Олимпия уеннарында көмеш медаль яулаган, дөнья, Европа һәм Россия чемпионы Илья Авербух ачык мастер-класс үткәрәчәк. Дәрес вакытында казанлылар разминка ясаячак, шулай ук тимераякта шууның база күнегүләрен өйрәнәчәк. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк, дип хәбәр иттеләр парклар һәм скверлар дирекциясендә.

Популяр фигуристлар катнашындагы боз тамашасы 17:00 сәгатьтә башлана. Бозга Алексей Ягудин, Татьяна Тотьмянина, Максим Маринин, Албена Денкова, Максим Ставиский, Алексей Усков, шулай ук Анастасия Игнатьева җитәкчелегендәге «Боз симфониясе» балеты чыгачак. Тамашаны Казанның яшь фигуристлары Дарина Абрамова һәм Кәрим Имамиев ача. Чарага керү ирекле.

Исегезгә төшерәбез, узган ел WinterFest бөтенроссия кышкы фестивалендә 5 меңнән артык кеше булды. Казан ул вакытта беренче тапкыр мондый дәрәҗәдәге зур боз тамашасын кабул итте.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Медведев отреагировал на слова Циципаса о том, что его вымотала интенсивность ATP-тура






«Профессиональные соседи»: Мужчина 15 лет отбивался от непрошеных гостей и совершил убийство

Взгляд в будущее: Белоруссия и Запад — диалог или санкции

Команда Трампа начала разработку стратегии санкций против России для достижения мирного соглашения

Захарова на китайском языке пригласила гостей из Китая на праздник в Москву