Тукай районында мебель склады янган
Татарстанның Тукай районы Суровка авылында мебель складында янгын чыккан.
«Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, беркем дә зыян күрмәгән. Якынча мәгълүматлар буенча, янгын чыгуга электр үткәргечендәге кыска ялганыш сәбәпче булган.
Янгын факты буенча складта тикшерү оештырылган, аны район прокуратурасы үз контроленә алган.