Удмуртиядә «Иман» татар яшьләре берлегенең яңа рәисе: Бергә булыйк, бердәм булыйк!
Удмуртиянең «Яңарыш» газетасында Эльвира Хуҗинаның «Иман»да – яңа җитәкче» дигән язмасы чыкты.
Декабрь аенда «Иман» татар яшьләре берлегенә яңа рәис сайланды. Азалия Фәйзуллина – Ижау кызы. Ул «Татар кызы-2024» конкурсында катнашып, «Тамашачы мәхәббәте» исемен яулаган иде.
Конкурстан соң оешманың эшенә тартылып, татар яшьләре белән актив эш алып бара башлады. Азалия – бик актив, тырыш, сәләтле кыз. Белеме буенча – тәрбияче. Иң зур хыялларының берсе – үз эшен ачу. Азалиянең үзе белән якыннан таныштык.
Азалия, син шәһәрдә туып-үссәң дә, татар телен яхшы беләсең...
Мин татар гаиләсендә кечкенәдән үк милли тәрбия алып үстем. Көн саен татар җырлары тыңлый идем. Гаиләбездә әти-әни гел туган телдә аралашалар. Тик балалар бакчасында, мәктәптә күбрәк рус телендә аралашкач, татар теле ничектер читтә калды.
Телемне оныта баруым, моның катлаулы мәсьәләгә әверелүен 2017 елда «Татар кызы» конкурсына тамашачы буларак баргач белдем. Минем дә конкурста катнашучы кызлар кебек туган телдә иркен аралашасы, сәхнәдән милли мәдәниятебезне, сәнгатебезне белүемне күрсәтәсе килде. 7 ел шушы хыялым белән «яндым». Тик төрле сәбәпләр аркасында, бу хыялны тиз генә чынга ашырып булмады.
Һәм менә 2024 елда конкурста катнашырга гаризалар кабул ителүе турында ишеткәч, ике дә уйламый анкета тутырып җибәрдем. Әзерлек вакытында өйдә дә, конкурста катнашачак кызлар белән дә татар телендә генә аралаша башладым. «Иман» татар яшьләре берлеге эшчәнлеге белән якыннан таныштым. Әлеге зур гаиләнең вәкиле булу теләге көннән-көн артты гына.
«Иман» татар яшьләре берлегенә килүең конкурстан соң булдымы?
Конкурстан соң «Татар яшьләре слеты»нда катнашырга гариза тутырып җибәрдем. Бу минем өчен иң бәхетле 3 көн иде. Яңа дуслар, учакта казанда пешкән тәмле ашлар, аралашу, ярышларда катнашу – барысы да мәңге минем күңелемдә сакланачак.
«Иман»ның көчен, яшьләрнең үзара никадәр дус булуын шунда аңладым. Аларның эшчәнлегендә тагын да ныграк, активрак катнаша башладым. Удмуртия делегациясе составында Казанда узучы «Татар яшьләре көннәрен»дә катнашу бәхетенә ирештем. Россиянең төрле төбәкләреннән 150дән артык татар яшьләре җыелган иде анда. Аларның барысы да – телебезне, мәдәниятебезне үстерү өчен янып-көеп яшәүчеләр. Шундый зур команданың бер өлеше булуыма чиксез горурлану хисләре кичердем. «Татар яшьләре көннәре»ндә актив катнашу, яңалыкларга омтылуым Удмуртиянең «Иман» татар яшьләре берлеге рәисе булу мөмкинлеген тудырды.
«Иман» синең өчен нәрсә ул?
Безнең һәрберебез «Иман» дигән зур гаиләбезнең аерылгысыз бер өлеше. Без һәрвакыт бер-беребезгә ярдәмгә килергә әзер, ә иң мөһиме, барыбызның да максаты бер: Удмуртия Республикасында татар халкының мәдәниятен үстерү, гореф-гадәтләрен, телен һәм тарихын саклау. Бу максатка ирешеп була һәм без аңа ышанычлы, ныклы адымнар белән атлаячакбыз. Барысы да килеп чыгачагын беләм, чөнки янәшәмдә миңа ышанган әти-әнием һәм минем белән бергә барырга әзер булган татар яшьләре бар.
Алга таба планнарың?
Максатым – булган проектларны саклап калып, аларны ел саен уздыру һәм шул ук вакытта яңа проектлар өстендә дә эшли башладык. Әлбәттә, бер эшне дә мин үзем генә башкарып чыга алмаячакмын. Монда зур, көчле команда кирәк. Аллаһка шөкер, минем янда милли тормышка да, оешманың киләчәгенә дә битараф булмаган яшьләр бар.
Удмуртия татар яшьләре агымына кушылырга теләгән һәркемне дә көтеп калабыз. Бергә булыйк, бердәм булыйк! –
Әңгәмәң өчен бик зур рәхмәт, уңышлар сиңа!
Фикерләр
Рушана Саттарова, озак еллар «Иман» оешмасы активисты, «Татар кызы» конкурсын оештыручы:
«Иман» татар яшьләре берлеге турында сөйли башласам, китап язарга була. Оешмага 20 яшьтә килгәнмендер, мөгаен. Аларны ничек тапканымны хәтерләмим дә инде. Ләйсән исемле дустым мине җыелышка чакырган иде. «Иман»га килгәч, дуслар даирәсе, максатлар, мәнфәгатьләр кискен алышынды. Барысы да татар дискотекаларыннан башланды. Аннары беренче тапкыр «Татар яшьләре көннәре»ндә катнаштым. Хәтерлим, безгә оештыручыларның берсе: «Сезнең өчен иң истәлекле, күңелле көннәр башлана», – дип әйткәч, аптыраган, «Нәрсәсе бар инде», – дип көлеп тә куйган идем.
Башта авыр булды, тирә-якта барысы да татарча сөйләшә, ә мин яртысын аңламыйм, беркем белән дә аралашмыйм, оялам. Форум беткәндә генә оештыручыларның ялгышмавын аңладым. Уенын-чынын кушып әйтәм, алдагы 10 елга нәкъ менә шунда илһамланып кайттым.
Кызлар өчен татар биюләре дәресләрен оештырдым. Костюмнарны үзебез тегеп, кая чакырсалар да, һәркайда рәхәтләнеп чыгыш ясадык. Аннары «Татар кызы» конкурсы турында уйлана башладык. Гади конкурс итеп кенә түгел, ниндидер масштаблырак проект итеп тә ясыйсы килә иде. Башта бик авыр булды, аннары һөнәри командабыз барлыкка килде. «Татар кызы»нда катнашучы кызларның хәзер «Иман»да булуларына сөенәм. Димәк, юкка тырышмаганбыз. Оешмабыз алга таба да чәчәк атсын, югары үрләр яуласын дип телим».
Гүзәл Шакирова, 2006-2008нче елларда оешма рәисе:
«Оешма рәисе булып эшләгән елларны хәзерге чор белән чагыштырып искә алам. Эшләгән елларымның яшьләрнең интернет чоңгылына чуммаган дәверенә туры килүе бик сөенечле. Чөнки без һәр атнаны, кайчак һәр көнне җыелып, чараларга, бәйрәмнәргә әзерләнә идек.
Идеяләребез белән милли-мәдәни автономиягә, «Яңарыш»ка килә идек. Бүген мине «Иман» татар яшьләренең башка милли оешмалардан ераклашуы бик борчый. Милли-мәдәни автономия, Татар иҗтимагый үзәге, «Яңарыш» оештырган һәр чарада «Иман» яшьләренең командасы булырга тиеш дип саныйм. Бергә, бердәм булганда гына, үргә менүе җиңелрәк».
Ринат Фәйзуллин, 2012-2014нче елларда оешма рәисе:
«Иман»га мин 2011 елда килдем. Башта актив катнашмадым. Аннан соң «Чәкчәк» бәйрәмен оештыруны үз өстемә алдым. Шуннан соң мине күреп алдылар һәм «Иман» оешмасын җитәкләргә үгетләделәр. 2012-2014нче елларда рәис булдым. Ул вакытта эшләү авыр булмады, чөнки бик нык көчле командабыз бар иде. «Чәкчәк» бәйрәмен, «Татар кызы» конкурсын зур масштабларда үткәрдек. Татарстанда узган форумнарда катнашып, яңа дуслар таптык, үзебез өчен яңа мөмкинлекләр ачтык.
«Иман»да эшләү оештыру сәләтен үстерергә ярдәм итте. Алдагы тормышымда монда алган тәҗрибә кирәк булды. «Иман»га уңышлар, үсешләр телим!»
Дилия Гәрәева, активист:
«Безнең уку йортында «Библиотөн» дигән чара бар, анда мин дус кызым белән катнаштым. Шунда мин «Иман» татар яшьләре берлеге белән дә таныштым. Үзем Татарстаннан булгач, мин милли мохиткә, татар телендә аралашуга сусаган идем. «Иман»ның рәисе Дианага яздым да, чираттагы җыелышка килдем. Оешмага 2 ел йөрим. Без монда бер гаилә кебек яшибез. Яңа дуслар, танышулар, күңелле чаралар. Яшьләр күбрәк тартылсын иде дип телим. Моның өчен кулымнан килгәннең барысын да эшләячәкмен».
Аделина Хәбибуллина, активист:
«Мин үз мәдәниятемне бик нык яратам. Аны башкаларга да таратасым, күрсәтәсем килә. Шундый уй-максатлар белән быел «Татар кызы» конкурсында катнашырга булдым. Тик оешмага ныклап килүем «Татар яшьләре слеты»нда катнашканнан соң булды. Яңа рәис итеп сайланган Азалиягә мөмкин булган кадәр ярдәм итәчәкбез. Аның максатлары зур, үз тирәсендә көчле команда җыячагына ышанам. Бердәм, бергә булганда гына уңышларга ирешеп була. Мин үзем Сарапул шәһәреннән. Иң зур теләгем – туган шәһәремдә дә, башка шәһәрләрдә дә «Иман» оешмасы эшен җанландырып җибәрү».