Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстанда азык-төлек кәрзине 11 ай эчендә 9,7 процентка кыйммәтләнгән

0

Ноябрьдә Татарстанда товар һәм хезмәтләрнең билгеләнгән җыелмасы 20 471 сум 99 тиен тәшкил иткән. 2023 елның декабреннән 9,7 процентка артуга да карамастан, ул Идел буе федераль округында әле дә иң арзан кәрзиннәрдән берсе булып кала, диелә Татарстанстатның «Татарстан Республикасының социаль-икътисади хәле» докладында.

Республика әлеге күрсәткеч буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында дүртенче урында. Мордовия беренче урынны били, анда ноябрьдә азык-төлек кәрзине 20 138 сум 11 тәшкил иткән, икенче урында – Чувашия (20 356 сум 25 тиен). Пенза өлкәсе (20 401 сум 15 тиен) – өченче, Саратов өлкәсе (20 492 сум 68 тиен) бишенче урында. Пермь крае Идел буе федераль округы төбәкләре арасында соңгы баскычта урнашкан, анда азык-төлек кәрзине 23 116 сум 49 тиен тәшкил иткән.

Искәртеп узабыз, Татарстанда товар һәм хезмәтләрнең билгеләнгән җыелмасы бәясе Идел буе һәм Россия буенча уртача алганда түбәнрәк булган. Әйтик, беренче очракта азык-төлек кәрзине бәясе – 21 086 сум 62 тиен, икенчесендә 23 480 сум 62 тиен тәшкил иткән. Республикада моннан алдагы ай белән чагыштырганда күрсәткеч 1,6 процентка арткан.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Australian Open

Коллинс ударила себя по пятой точке после матча с австралийкой. Её освистал весь стадион






Начал гнить живот: гражданка Норвегии чуть не умерла от операции Хайдарова

В Москве с 18 на 19 января некоторые автобусы будут работать дольше

Собянин рассказал, какие проекты ТЭК реализовали в Москве в 2024 году

С 20 января в Рязанской области изменится расписание электричек