Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Майкоп шәһәрендә Татарстан Республикасы артистлары катнашында концерт булды

0

Майкоп шәһәрендә Татарстан Республикасы артистлары катнашында концерт узды. Пушкин халык йортында мөһим активистларны бүләкләү тантанасы булды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев чыгыш ясады. Алга таба ул активистларны милләтебез алдындагы олы хезмәтләрен искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләре өчен Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән бүләкләде, диелә хәбәрдә.

Тантаналы өлештән соң чара матур концерт программасы белән дәвам итте, анда Татарстан Республикасы артистлары Зәйнәб Фәрхетдинова, Илмир Ямалов һәм Сөмбел Билалова катнашты.

Җырчыларның һәркайсы тамашачыларга милли колорит һәм күңел җылысы белән тулы иң яхшы номерларын тәкъдим итте. Майкоп шәһәрендәге чара татар мәдәниятенең бәйрәменә генә түгел, халыклар арасында бердәмлек һәм үзара аңлашу символына да әверелде. Программа барлык катнашучыларга да үз тамырлары белән горурланырга һәм традицияләрнең яшәячәгенә һәм үсәчәгенә ышаныч хисе уятырга мөмкинлек бирде, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Мария Шарапова

Теннисистка превратила Australian Open в показ мод: копирует образы Марии Шараповой, Аны Иванович и других звезд






Муниципальных депутатов в РФ привлекут к обсуждению федеральных законопроектов

В Москве вдоль крупных улиц и трасс высадили более 4500 деревьев в 2024 году

В Пензе можно бесплатно попробовать свои силы в игре на гитаре на пробном уроке от «Школы гитары»

Инвестиции в развитие ГЖД составили 27,5 млрд рублей в 2024 году