Төмән өлкәсенең Казанлы авылында мәчетнең 30 еллыгын бәйрәм итәләр
Төмәннең «Яңарыш» газетасында Төмән шәһәреннән Фатыйх Гарифуллинның «Мәчет юбилее үтте» дигән язмасы чыкты.
Түбән Тәүде районы Казанлы авылында тантаналы рәвештә мәчетнең 30 еллык юбилее үткәрелде.
Рәсми рәвештә мәчет ачылу тантанасы 1994 елның 24 ноябрендә узган иде. Бик яхшы хәтерлим, ошбу бәйрәмгә Төмән шәһәреннән килеп күп кенә сугыш ветераннары да катнаштылар, аларның күкрәкләрендә орден-медальләр балкыды.
Яңа мәчеттә беренчеләрдән булып имам вазыйфасын авылда хөрмәткә бик лаек булган Нурулла абый Бикмуллин алып барды. Самих абый Бикмуллин беренче мәзин, 1996 - 2015 елларда имам булып торды. Самих абыйдан соң, 2 ел дәвамында Әкраметдин абый Вафин мәзин иде. Авылда мәчет ачылышына кадәр дә дини хезмәт барып торган. Суфи бабай, аннары Кашафетдин абый Гильметдинов, Кәлимулла бабай Зарипов дини йолаларны алып барганнар.
Кыскача гына булса да, 2001 елның 1 нче июлендә бастырылып чыккан «Тюменская правда» газетасында язылганча, Казанлы авылының тарихын белдереп китәм. Күп вакытлар элек, Столыпин реформасы чорында, Казан губерниясенең Апас өязе, Бораш һәм ЧуриБораш авылларыннан халык бергәләшеп уйлашып чит якларга - Себер жирлегенә барып урнашырга карар чыгаралар һәм табигатьнең бай-бәрәкәтле урыннарына килеп яши башлыйлар.
Шулай ук монда Нократ ягыннан да берничәрус гаиләсе килеп урнашкан. Казан ягыннан килүчеләр арасында бөтенесе диярлек оста куллы егетләр һәм кызлар була: арба, чана ясаучылар, итек (пойма) басучылар, балта осталары, аучылар, балыкчылар һәм төрле кирәкле һөнәр ияләре җыела. Тиз арада урманнарны кисеп, басулар-кырлар ясап өлгерәләр, ашлык чәчәләр, печән чабалар, яшелчә бакчалары барлыкка килә. Шул ук вакытта яратышып өйләнәшәләр һәм балалар үстерә башлыйлар.
Иң беренче булып урманнарны кисеп утын әзерлиләр, аны Төмән шәһәренә илтеп саталар, шул акчага үзләренә кирәкле әйберләрне, хуҗалыкта куллану өчен төрле корал, кошлар-хайваннар, атлар сатып алалар. 1912 елны авылда 70 гаилә булса, ә инде 2 елдан соң тырышып, урманны кисеп, чәчү өчен 150 гектар җир азат итәләр. Басуларның исемнәре дә Казан якларыннан килгән оста-тырыш Шигали, Сөләйман, Моталлап абыйлар хөрмәтенә бирелә.
Үземнең дә шул 1911 елда беренчеләрдән булып әле бала вакытында Казан якларыннан килеп төшкән Газиз абый Моталлапов белән күрешеп, сөйләшеп торганым бар.
Хөрмәт йөзеннән авыл халкы, мәчетнең бер читендә, тимердән китап формасында сугышта катнашучыларның исемнәрен теркәп һәйкәл урнаштырганнар.
Советлар чорында дингә караш башка, 1926 елның документларында дингә каршылык, аның белән көрәшү тәкъдимнәре күрсәтелә һәм ошбу коточкыч чаралар уңышка ашырыла башлый. 1927 елда мәчетләрнең саны кими, ислам дәресләрен укыту тыела. Бик күп дин белгечләре репрессия кармагына эләгәләр, бер хәтлесе чит илләргә китеп өлгерә.
Казанлы авылындагы 1924 елда салынган мәчет бинасын, мәктәп итеп куллана башлыйлар һәм аны сүтеп юк итәләр. 50 елдан соң гына Аллаһ йорты яңадан калкып чыга.
Мәчет юбилеена күрше авыллар, районнар һәм Төмән шәһәреннән бик күп халык жыелды. Мәчетне ремонтлау, кирәк-яракны табу һәм ошбу әһәмиятле, катлаулы җыелышны хакимият, авыл халкының көче белән үткәрделәр.
Тантана барышында Коръән тавышларын яңгыратып, дога кылып, киләчәктә зур уңышлар теләп Галимҗан хәзрәт Бикмуллин чыгыш ясады.
Бүгенге көндә имам-хатыйб вазифасын алып баручы, мөселман дини оешмасының житәкчесе Вахид хәзрәт Бикмуллин үзенең чыгышында мәчетнең соңгы еллардагы язмышы, юбилейга әзерлек һәм мәчетне ремонтлау эшләренең нәтижәсе турында бик җентекләп сөйләп бирде.
Төмән өлкәсе мөселман дини идарәсе исеменнән Искәндәр хәзрәт Юсупов зур хезмәт күрсәткән һәм ошбу юбилейны югары рәвештә үткәргән өчен Вахид хәзрәткә, шулай ук аның актив ярдәмчеләренә рәхмәт хатлары тапшырды.
Авыл халкы, читкә китеп яшәүчеләр мул өстәлләр әзерләгәннәр. Барлык оештыручылар да зур тырышлык күрсәткәннәр.