УКИКС баскетбол клубының элекке башлыгы Валерий Колесников вафат булган
Кичә, 16 гыйнварда, УНИКС баскетбол клубының элекке башлыгы, УНИКС-2 яшьләр командасының спорт директоры, Россиянең атказанган тренеры Валерий Колесников 70 яшендә вафат булган. Баскетбол клубының матбугат хезмәте Telegram-каналында шул хакта хәбәр ителә.
Фото: © УНИКС матбугат хезмәте
1954 елда Казанда туган белгеч баскетбол клубында утыз елдан артык – 1994 елдан бирле эшләгән.
«Валерий Александрович УНИКС командасы оешуның чишмә башында торды, дистәләрчә ел дәвамында командабыз башлыгы вазифасын биләде, клубның җиңүләре һәм казанышларына зур өлеш кертте», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.
УНИКС клубы мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының олы кайгысын уртаклашты. «Валерий Александрович безнең күңелләрдә һәрвакыт игътибарлы, кайгыртучан, кешеләрне аңлый торган, үз эшенең чын остасы булып калачак», - дип билгеләп үттеләр клубта.