Мәскәү ислам институтында Каюм Насыйри исемендәге Төбәкара диалог үзәге ачылды
Быелдан Мәскәү ислам институтында күренекле татар этнографы, язучы һәм мәгърифәтче Каюм Насыйри исемендәге Төбәкара диалог үзәге эшли башлады. 2025 елда галимнең тууына 200 ел тула, дип хәбәр итә Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.
Каюм Насыйри исемендәге Төбәкара диалог үзәге динара мөнәсәбәтләр өлкәсендә тикшеренүләр белән шөгыльләнер, фәнни һәм мәдәни чаралар үткәрер, тематик басмалар әзерләүдә һәм динара өлкәдәге башка эшчәнлектә катнашыр дип көтелә.
Үзәкнең ачылуы илдә һәм аннан читтә диннәр арасындагы диалогны үстерү буенча РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең системалы эше кысаларындагы чираттагы адым булып тора. Мәскәү ислам институты, Төбәкара яшьләр форумы, түгәрәк өстәлләр, очрашулар һәм ифтарларны да кертеп, төрле динара вакыйгаларны үткәрү мәйданчыгы һәм аларны оештыручы буларак та чыгыш ясый.
РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең мәгариф һәм фән департаменты җитәкчесе, Мәскәү ислам институтын тәмамлаган Илгизәр Дәүләтшин яңа үзәкнең җитәкчесе итеп билгеләнде.