Әлмәттә Ризаэддин Фәхреддиннең «Нәсыйхәт» китабы буенча укучылар конференциясе булды
Ризаэддин Фәхреддиннең туган көнендә, 17 гыйнварда, Әлмәттә күренекле галимнең «Нәсыйхәт» китабы буенча укучылар конференциясе булды. Бу турыда ТР Язучылар берлеге матбугат үзәге хәбәр итте.
ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр бирегә җыелган лицей һәм гимназия укучылары, мәгариф, мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре, Әлмәт хатын-кызлар берлеге, «Туган як», «Ак калфак» иҗтимагый оешмалары вәкилләре каршында язучының милләт язмышындагы роле турында чыгыш ясады.
Бу конференция — «Татнефть» Хәйрия фондының «Риза казый мирасы» мәдәни-мәгърифәт проектын тормышка ашыру программасы нигезендә үткәрелгән өченче чара. Ел азагына кадәр тагын сигез шундый чара уздыру планлаштырылган.
Мәшһүр мәгърифәтче, дин әһеле һәм мөфти, педагог һәм тарихчы, әдип һәм җурналист булып дөньякүләм танылган Ризаэддин Фәхреддин истәлегенә Әлмәтнең үзәк мәчетендә оештырылган конференцияне галим исемендәге музей директоры, филология фәннәре кандидаты Диләрә Гыймранова алып барды.
Форумда шулай ук «Татнефть» компаниясенең генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Ренат Мамин, Әлмәт шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Айнур Исхаков, Әлмәтнең имам-мөхтәсибе, Р.Фәхреддин исемендәге мәдрәсә директоры Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин, Татарстан Фәннәр академиясенең Исламны өйрәнү үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Илдус Заһидуллин, ТР Мәгарифне үстерү институты методик эшләр бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, педагогика фәннәре кандидаты Мингаян Мозафарова чыгыш ясадылар.
Р. Фәхреддиннең мирасы бик бай, ул 148 исемдәге китап язып калдырган. Кайберләре революциягә кадәр 12-15 мәртәбә яңадан бастырылган. «Нәсыйхәт» китабы беренче мәртәбә 1903 елда Оренбургта дөньяга чыга. Халык арасында тиз арада популярлык яулап алып ул күпмеңле тиражлар белән Казан, Уфа һәм шул ук Оренбург типографияләрендә басыла. Совет чорында исә галимнең китаплары «онытыла».
2021 елда «Татнефть» Хәйрия фондының «Рухият» программасы татар һәм рус телләрендә «Нәсыйхәт. Назидание» китабын бастырып чыгара. Ул өч өлештән тора: «балалар өчен», «кыз балалар өчен генә», «олуглар вә бөекләр өчен».
«Изгелек орлыклары чәчегез, бәхет игеннәре урырсыз. Гүзәл холыклы кешеләргә юлдаш булыгыз, төшкән вакытларыгызда күтәрерләр вә кыерсытылган вакытыгызда ярдәм итерләр», — дип язылган нәсыйхәтләрдә.
Балалар тәрбияләүгә, укытуга, гаилә кыйммәтләрен саклауга басым ясап, Р.Фәхреддин әлеге нәсыйхәтләр җыентыгын һәр гаиләнең өстәл китабы булырга тиеш, дип билгеләп үткән. Тормыш тәҗрибәсеннән бөртекләп җыелган халык педагогикасы нигезләре укыту-тәрбия эшендә, киң җәмәгатьчелек арасында бүген дә даими кулланылышта, диелә хәбәрдә.
Шунысын да өстик, чыгышлар арасында Әлмәтнең Р. Фәхреддин исемендәге гимназиядә укучылары конференциядә катнашучыларга галимнең нәсыйхәтләрен укып күрсәттеләр. Форум тәмамланганнан соң Әлмәтнең үзәк мәчете буенча экскурсиягә оештырылды.