Миләүшә Хәбетдинова: Нәкый Исәнбәтнең бөеклеген 1972 елда дөньяда таныганнар
КФУ доценты, әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова әйтүенчә, язучы, фольклорчы Нәкый Исәнбәтне 1972 елда ук дөньяда белеп алганнар һәм галимнең бөеклеген таныганнар. Бу хакта ул Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында Нәкый Исәнбәтнең 125 еллыгына багышланган «Гуманитар фәннәр контекстында Нәкый Исәнбәт мирасы» түгәрәк өстәл чыгышында әйтте.
«Американың Вашингтон университеты профессоры, телче галим Николай Поппе 1972 елда фәнни журналда үзенең хезмәтендә: «Татар халкы табышмакларны өйрәнә торган теория төзеде», – дип, рецензия бастырып чыгара. Бу вакытта Совет иле Нәкый Исәнбәтнең бөеклеген танымаган. Ә дөнья 1972 елда таныган», - диде галимә.
Аның әйтүенчә, венгр галиме, профессор, тюрколог Иштван Конгур Мандоки Нәкый Исәнбәтнең 1941 елда чыккан «Табышмаклар» китабын эзләгән булган.
«Шагыйрь Сәйфи Кудашның туганы Раил Кузеевка мөрәҗәгать иткән, аның аркылы Исәнбәт китаплары чит илгә барып ирешкән. 1972 елда Халыкара форумда Мандоки: «Исәнбәт кайда? Ни өчен ул монда килмәгән?» – дип торып сораган. Форумда Исәнбәтнең хезмәтләренә багышланган чыгыш булган. Ул аның өч томлык мәкальләрен эзләгән һәм телефоннан Башкортстанга – Исәнбәтнең өенә шалтыратып, рәхмәт әйткән. Соңгы вакытта Исәнбәтнең хезмәтләре белән эшләгән», - диде Миләүшә Хәбетдинова.