Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Танылган фотограф Наил Курамшин вафат

0

Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, озак еллар «Советская Татария» («Республика Татарстан») газетасында эшләгән фотохәбәрче Наил Курамшин мәрхүм булган. Бу турыда хәбәрне ТР Журналистлар берлегенең музее директоры, ветераннар советы рәисе Ралия Фәтхетдинова да раслады.

«Наил Курамшин — безнең «Советская Татария» газетасы редакциясендә 40 ел эшләгән фотограф. Хезмәте, тырышлыгы белән танылу яулаган фотограф ул. Шундый озак еллар бер редакциядә эшләгән фотожурналистлар юк, дип әйттеләр миңа Фотографлар берлегендә. Ул бик тыйнак иде. Шул ук вакытта аның фотоларын «Известия», «Труд» газеталарында да биргәннәр. Ул ТР Журналистлар берлегенең дә әгъзасы иде», — диде Ралия Фәтхетдинова.

Кызганычка каршы, ТР Журналистлар, Фотографлар берлекләренә дә Курамшинның үлүе турында хәбәрне җирләгәч кенә, 16 гыйнварда гына хәбәр итүләре билгеле булды. ТР Фотографлар берлеге рәисе Виктория Шиһапова исә Наил Курамшин истәлегенә күргәзмәләр ясауны тәкъдим итте.

  • Наил Сафатдин улы Курамшин 1942 елның 3 февралендә Буа шәһәрендә туган. 1961–1963 елларда Казан авиация институтында укый, бер үк вакытта Казан авиация заводында радист-оператор булып эшли. 1975 елда Казан университетын тәмамлый. 1963–1965 елларда ТАССР Министрлар Советы каршындагы Радиотапшырулар һәм телевидение комитетында тавыш операторы. 1965–1968 елларда «Ялкын» журналының штаттан тыш хәбәрчесе, 1969 елдан «Советская Татария» («Республика Татарстан») газетасы фотохәбәрчесе.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Рыбакина вышла в четвертый раунд Australian Open, Швентек разгромила Радукану






В Москве прошла презентация книги современного русского путешественника

Как проходит процедура фотоомоложения

В Москве инвесторы реализуют 14 градостроительных проектов

Замглавы Рузского округа отправили под домашний арест