Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Чирмешән районында урамда йөрүче этләрне тотып алып киткәннәр

0

Узган елда Чирмешән районында урамда йөрүче 100гә якын эт тотылган. Шул чорда район үзәк хастаханәсенә төрле хайваннардан зыян күргән байтак кеше мөрәҗәгать иткән. Мондый очраклар Чирмешәндә, Иске Элмәледә, Кара Чишмәдә, Иске Котышта, Туймәттә һәм башка кайбер авылларда теркәлгән. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Гөлсирә Шәрифуллина яза.

Соңгы вакытта социаль челтәрләрдә дә сукбай этләр проблемасы хакында еш язалар. Урамнарда иркенләп йөргән этләр өеренә каршы чыгарга балалар гына түгел, хәтта өлкәннәр дә шүрли.

«Соңгы елларда район үзәгендә хуҗасыз этләрне тоту белән Димитровград шәһәрендә яшәүче бер эшмәкәр шөгыльләнә. Ул килешү нигезендә эшли. Узган елны ул безнең авыл җирлеге территориясендә 70 этне тоткан иде. Быел да аңа мөрәҗәгать иттек, ул әле күптән түгел генә килеп, биш этне тотып китте, якын көннәрдә тагын килергә тиеш», – ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дмитрий Долгополов.

Әлеге мәсьәлә буенча авыл җирлеге башкарма комитетына 2-52-30 номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Шуны да әйтергә кирәк, хуҗалар үзләренең йорт хайваннарын бәйдә тотарга бурычлы. Урамда йөрсәләр, аларны да алып китәләр.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Карен Хачанов

Теннисист Карен Хачанов не сумел пробиться в четвертый круг Australian Open






В Подмосковье прошел матч «Легенд хоккея»

И корешками, и порошками: в России могут создать реестр лицензированных знахарей

Москва и Пекин будут бороться с подделками российских товаров в Китае

Ηeмeцκaя paɜвeдκa нaɜвaлa cpοκи выxοдa apмии Ροccии нa aдмингpaницы нοвыx peгиοнοв