Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2025

1 марттан Россиядә автомобильләрне теркәүнең яңа тәртибе гамәлгә керә

0

1 мартта Россиядә транспорт чараларын Дәүләт автомобиль инспекциясендә теркәүнең яңа кагыйдәләре гамәлгә керә. Әлеге үзгәрешләр турында Мәскәүнең «Защита» адвокатлар коллегиясе филиалы мөдире Анатолий Мироновка сылтама белән «Прайм» агентлыгы хәбәр итә.

Аерым алганда, машиналарны теркәү өчен ОСАГО полисы кирәк булмаячак. «Бу ЮХИДИ хезмәткәрләре өчен процедураны җиңеләйтәчәк, ә транспорт хуҗалары өчен теркәүне тизләтәчәк», – дигән юрист.

Белгеч фикеренчә, бу үзгәрешләр иминиятләштерелмәгән автомобильләр санын арттырачак дигән куркулар – нигезсез. «Теләсә нинди хәрәкәт иминият полисы булуны таләп итә», – дип искәртә ул.

Моннан тыш, 1 марттан машина хуҗасы аны сатканнан соң ул автомобильнең теркәлүен шундук туктата алачак, бу машинаның яңа хуҗасы алган штрафлардан котылырга мөмкинлек бирә.

Әмма бу яңалык, сату-алу килешүе дәүләт хезмәтләре порталы аша төзелгән, яки аны нотариуста раслаган очракта, яисә хуҗалар алмашыну суд карары буенча булса гына гамәлдә булачак, дип төгәлләштерә адвокат.

Моннан тыш, 1 марттан утильләштерү җыемы түләмичә автомобильне теркәп булмаячак. Миронов фикеренчә, законны үтәүче автомобиль хуҗалары бюджетына бу үзгәрешләр «яки бөтенләй кагылмаячак яисә бик аз гына кагылачак».




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Монпелье (ATP). 2-й круг. Рублев сыграет с Юбэнксом, Бублик – с Кепфером, Оже-Альяссим – с Казо






«Ведомости»: суд в Москве запретил Google продолжать судиться в Калифорнии

КХЛ оштрафовала СКА за поведение болельщиков в матче со "Спартаком"

«Саша будет потрясающим отцом!» Александр Петров и Барбара де Рехиль устроили мексиканские страсти в шоу «УТРО.ТНТ»

Культура отмены: что такое «закенселить» и когда уместно это слово