Тикшерү комитеты «Дуслык» үзәгендә балаларның агулану турында эшне контрольгә алды
Россия Тикшерү комитеты җитәкчесе Александр Бастрыкинга Казандагы «Дуслык» үзәгендә балалар агулану буенча эшне тикшерү турында хәбәр итәчәкләр. Бу хакта Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Татар-информ» язганча, узган җомгада Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә «Дуслык» мәгариф үзәгеннән агулану билгеләре булган 12 баланы алып килделәр. Соңрак Роспотребнадзорда хәбәр итүләренчә, эчәк инфекциясенең 30 очрагы теркәлгән инде. Авырган ун балада норовирус тапканнар. Олимпиада үзәге эшчәнлеге туктатылып торган.
«Иминлек таләпләренә туры килми торган хезмәтләр күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.