Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстан мөфтие Яшел Үзәндә «Чишмә» ачты

0

Яшел Үзәннең «Җәмигъ» мәчете территориясендә «Чишмә» ачтылар, аннан шәһәрдәге бөтен кеше дә куллана ала. Идея авторы – Яшел Үзән депутаты, «Меценатлар» җәмгыяте рәисе Ильяс Гыймадов.

«Чишмә» ачылышында Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев, Яшел Үзән районы имам-хатыйбы Габделхәмит хәзрәт, хәйрияче эшмәкәрләр, чакырылган кунаклар һәм шәһәр халкы катнашты.

Бу Яшел Үзәндә бөтен шәһәр халкына һәм кунакларда ачык булган икенче чишмә. Аның беренчесе «Тынычлык» мәчетендә ачылган.

«Яшел Үзәндә төрле милләт һәм дин вәкилләре дус-тату һәм тыныч яши. Мәчетләр, православие храмнары төзелә, озакламый Тынычлык микрорайонында староверлар чиркәве барлыкка киләчәк. Моннан тыш, «Җәмигъ» мәчете территориясендә полилингваль мәктәп төзелеше бара. Кешеләрнең инициатива белдерүе бик кадерле», – дип сөйләде Михаил Афанасьев.

«Чишмә» проектына Азат Гайнетдинов нигез салган, шулай ук ул республиканың Лаеш районында уннан артык чишмә ачкан.

Мәчетләр янында чишмә суы чыганакларын төзекләндерү буенча әлеге уникаль традиция бары тик Татарстанда гына бар. Микрорайон һәм шәһәр халкы бушлай чишмә суы алу өчен мәчетләргә бик теләп килә.

Чарадагы барлык кунаклар өчен пылау, кайнар чәй әзерләгәннәр иде, әлбәттә, бүген чишмә дә бик популяр булды.

«Бигрәк тәмле һәм йомшак су! Бик зур рәхмәт! Бу могҗиза! Аллаһны рәхмәте булсын!» – дип рәхмәт әйтте Яшел Үзән халкы.

Яшел Үзән районы матбугат хезмәте фотолары




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Australian Open

«Фонсека в матче с Рублёвым в Австралии сыграл просто великолепно и не дал Андрею вернуться» — Петрова






Портфолио AI. Создание AI портфолио. Портфолио AI для Актеров. Портфолио AI для Кастинга.

Зарубин рассказал о международных контактах в графике Путина на следующей неделе

Тело убитой женщины нашли в автомобиле на западе Москвы

TikTok в России работает со сбоями, а в США его заблокировали