Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Менделеевскида маскировка челтәрләре үрәләр

0

Менделеевск районының Татар Чаллысы авылында маскировка челтәрләре үрү эше дәвам итә. Бу эшне җирле Мәдәният йорты базасында авыл җирлеге башкарма комитеты оештырган.

«Ил өчен мондый катлаулы вакытта бердәм булырга кирәк, бары тик бергә булганда гына җиңүне якынайта алабыз. Хәтта дөрес үрелгән маскировка челтәре кебек әйбер дә кыйммәтле хәрби техниканы һәм бәһасез кеше гомерләрен саклап калырга булыша. Ә без атнасына берничә сәгать яки хәтта көненә берничә минутны гына сарыф итеп, аларны бик күп итеп ясый алабыз», – дип сөйли активистлар.

Волонтерлар үргән маскировка челтәрләре ярдәм партиясе составында махсус операция зонасына җибәрелә. Яңа елда беренче мондый партия 14 гыйнварда җибәрелгән.

Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.

1 гыйнвардан Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2,2 миллион сум акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Юлия Путинцева

Всегда непросто. Первая ракетка России объяснила победу над Путинцевой






Президент Ирана поддержал позицию Путина о многополярности мира

Росгвардия приняла участие в обеспечении безопасности празднования Рождества в регионах России

В Москве семье пришлось покинуть квартиру из-за паутинных клещей в датской елке

Росгвардия приняла участие в обеспечении безопасности празднования Рождества в регионах России