Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Лениногорскиның «Чишмә» берләшмәсе җыелышында яшь талантларны барлау мәсьәләсе күтәрелде

0

Лениногорскиның 11нче гимназиясендә 66 еллык тарихы булган Шамил Бикчурин исемендәге «Чишмә» әдәби иҗат берләшмәсенең чираттагы җыелышы булды. Ул 2024 ел нәтиҗәләренә һәм 2025 елга план төзүгә багышланган иде. 18 гыйнварда үткән бу чарада Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр катнашты. Бу хакта Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге хәбәр итә.

«Чишмә» әдәби иҗат берләшмәсен 2019 елдан шагыйрь, публицист, педагог, мәгариф отличнигы, ТР Язучылар берлеге әгъзасы, Шамил Бикчурин һәм Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты Таһир Шәмсуаров җитәкли. Берләшмәнең эшендә Лениногорскида яшәп иҗат итүче, шулай ук берлек әгъзасы Наил Шәрифуллин да актив катнаша. Гомумән, «Чишмә» 20дән артык иҗатчыны берләштерә.

Аларның кайберләре былтыр «Әдәби марафон», «Әниләр марафоны», «Авыл шагыйре» кебек бәйгеләрдә катнашып җиңү яулауга ирешкәннәр. Конкурсларның бүләкләү тантанасында катнашып башка районнарда яшәүче үзләре кебек үк иҗат кешеләре белән танышканнар, аралашканнар, тәҗрибә уртаклашканнар. Алар фикеренчә, бу бик файдалы, күңелләрне үсендереп җибәрә, яңа көч белән иҗат дәрте бирә, шуңа күрә мондый бәйгеләрдә курыкмыйча актив катнашырга, каләмдәшләр белән күбрәк аралашырга кирәк.

Җыелышта сүз Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарында әдәби процессны җанландырып җибәрү, яшь талантларны барлау, моның өчен нинди мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк булуы турында да барды. Мәсәлән, Лениногорскида ел саен апрель аенда мәктәп укучылары арасында «Илһам канаты» шигъри бәйгесе уздырыла. «Чишмә»леләр Равил Сабырдан бу бәйгедә катнашу өчен шәһәргә билгеле балалар шагыйрен алып килүен сорадылар.

ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе тәкъдимне кабул итеп, үз тәкъдиме белән дә чыкты. «Бу конкурска Чаллыда нәшер ителә торган «Көмеш кыңгырау» балалар газетасы хезмәткәрләрен дә чакырырга кирәк һәм гомумән әлеге басма белән тыгыз элемтә оештыру дөрес булыр иде. Чөнки ул нәкъ менә иҗатка тартылган балалар өчен чыгарыла, газетада мәктәп укучыларының шигырьләре, кечкенә хикәяләре, әкиятләре бастырыла, әледән-әле балалар өчен бәйгеләр уздырыла, аларның җиңүчеләре зурлап бүләкләнә», диде ул.

Очрашу ике сәгатькә якын барды, бик күп мәсьәләләр уртага салып тикшерелде, төрле тәкъдимнәр яңгырады. Иҗат итәргә теләгән кешегә мөмкинлекләр шактый, бары иренмичә, бергәләп, киңәшләшеп, бер булып, дус булып эшләргә генә кирәк, дигән нәтиҗәгә ясалды.

Ә 2025 елның иң беренчел планнарына килгәндә, гыйнвар азагында «Чишмә» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары танылган якташ язучылары Җәмит Рәхимовның 90 еллыгына багышланган юбилей кичәсе уздырырга җыеналар, февраль аенда — Мәхмүт Газизовның 85 еллыгына багышланган чара үтәчәк.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Энди Маррей

Джокович о работе с Марреем: «Не вижу, чтобы он нервничал на моих матчах – у него такое же непроницаемое лицо, которое я видел последние 30 лет»






Краснодарцы остановили армейскую серию // «Локомотив-Кубань» в Москве обыграл ЦСКА

Мишина и Галлямов выиграли соревнования среди пар на командном ЧР по прыжкам

Дело Ларисы Долиной рассмотрели в городском суде Йошкар-Олы

TikTok в России работает со сбоями, а в США его заблокировали