Татарстанның Ютазы районында җиңел машина локомотив белән бәрелешкән
Бүген Куйбышев тимер юлындагы Урыссу – Ютазы станцияләре арасындагы тимер юл кичүендә Opel җиңел машинасы локомотив белән бәрелешкән. Бу хакта Идел буе транспорт прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фаҗига урынына Кама транспорт прокурорының өлкән ярдәмчесе һәм тикшерү-оператив төркеме килгән. Тикшерү оештырылган.
«Татар-информ»га билгеле булганча, авариядә һәлак булучылар юк: җиңел машина йөртүчесе һәм пассажиры исән калган.