Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2025

Казанга Тверь өлкәсенең парламент делегациясе килде

0

Бүген Казанга эш сәфәре белән Тверь өлкәсенең Закон чыгару җыены рәисе Сергей Голубев җитәкчелегендә өлкәнең Закон чыгару җыены делегациясе килде.Г. Тукай исемендәге халыкара «Казан» аэропортында парламентарийларны Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасар Юрий Камалтынов, республика парламенты сәркатибе Лилия Маврина, дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин каршы алды.

Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Тверь өлкәсенең Закон чыгару җыены делегациясе составында – Закон чыгару җыены рәисе урынбасары, дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча комитеты рәисе Александр Клиновский, бюджет һәм салымнар буенча комитет рәисе Константин Буевич, аграр сәясәт һәм табигатьне файдалану комитеты рәисе Александр Кушнарев, аппарат җитәкчесе Виталий Тихолаз һәм башка рәсми затлар бар.

Эш сәфәре вакытында Тверь өлкәсе парламентарийлары иң яхшы закон чыгару практикаларын өйрәнергә, Татарстанның икътисади, инвестицион һәм мәдәни- рекреацион потенциалы белән танышырга ниятли. Сәфәрнең төп максаты – Татарстан Дәүләт Советы һәм Тверь өлкәсенең Закон чыгару җыены арасында төбәк парламентларының багланышларын ныгытуга һәм киңәйтүгә юнәлдерелгән хезмәттәшлек турында килешү имзалау.

Эш сәфәре программасында – Инвестицион үсеш агентлыгында һәм Иннополиста булу, республикада гамәлгә ашырыла торган социаль проектларны өйрәнү, Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгы белән танышу. Тверь өлкәсе парламентарийлары шулай ук КФУда һәм Казан Кремлендә булачак.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Андрей Рублёв сыграет на грунтовом турнире ATP-500 в Барселоне






ТОП-20 необычных глэмпингов, где можно остановиться зимой

Житель Подмосковья выиграл в лотерее сотни миллионов рублей

“Ола-апарт” - комфортные апартаменты у моря для семейного отдыха

Синоптики спрогнозировали облачность и до +5 градусов в Москве 1 февраля