Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Кукмара хәрбие махсус хәрби операциядә алты медаль белән бүләкләнгән

0

Кукмарадан Андрей Филиппов махсус хәрби операциядә алты медаль белән бүләкләнгән. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Лилия Нургалиева хәбәр итә.

«Иртәгә юлга кузгалабыз, хәрби биремне үтәгәч, кире шушы блиндажга кайтачакбыз. Ә аннары берникадәр ялдан соң тагын алгы позициягә кузгаласы», — диде «Филин» кушаматлы хәрби.

Алты медаль арасындагы икесе — «Батырлык өчен», берсе «Хәрби батырлык өчен», «Сугышчан батырлыклары өчен» бирелгән. Алтынчысы — «Хәрби махсус операциядә катнашучы» медале — шушы көннәрдә генә, 17 декабрьдә күкрәгенә тагылган.

Зур югалтулар кичергән хәрбинең күңелендә хисләр ташкыны ургылып торганына шик юк. Чөнки армия сафларында хезмәт иткән чагында, 2011 елда, алты баласын калдырып, аның әнисе, ә махсус хәрби операциягә алынгач, кечкенә кызы Екатерина үлеп китә. Бертуган энесе Денисның да контракт төзеп китүе һәм бүгенге көндә үзеннән 200 чакрым ераклыкта булуын, аның гомере өчен борчылуын да яшермәде ул.

«Монда җылы, көн саен үзебез төзегән мунчада юынып чыгабыз. Алгы позициягә икешәр, өчәр айга кереп киткәч, салкын окопларда ятарга туры килгәнлектән, булган мөмкинлектән файдаланып калыйк, дибез. Әйтик, бүген бәрәңге белән ипи ашадык, чәй эчтек. Кукмарадан үзем генә булганлыктан, туган якларымнан гуманитар ярдәм сирәк килә. Әмма ярдәм башка төбәкләрдән дә булгач, продукция җитәрлек. Шуңа күрә күбрәк пехота гаскәрләрендәге егетләргә игътибар зуррак булсын иде, дибез, аларга авыр бит. Кукмарадагы «Хәрби кардәшлек» оешмасы егетләренә рәхмәт: мине юллап, табып, посылкаларны тапшыралар. Мәктәп балаларыннан килгән солдат хатларын да без биредә кадерләп саклыйбыз», — диде ул.

Бүгенге көндә аны туган авылы Югары Комарда әтисе, ә Кукмарада тормыш иптәше Лиана белән 4нче урта мәктәптә укучы 10 яшьлек улы Филипп көтә. Моннан бер гасыр элек Россия империясендә сугышкан өлкән бабалары Филипп истәлегенә исеме кушылган сабый: «Минем әти — Герой», — дип горурлана.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Арина Соболенко

Мирра Андреева проиграла Соболенко в 1/8 финала Australian Open






Немецкие ученые «предупредили» об «опасном метановом пузыре» на дне Байкала

На Астраханском тепловозоремонтном заводе освоен ремонт тепловозов серии ТЭМ18В

«Интер» обыграл «Эмполи» в матче чемпионата Италии по футболу

Москва сэкономила более 86 миллиардов рублей в госзакупках в 2024 году