Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстаннан махсус хәрби операциядә катнашучысы Суворов медале белән бүләкләнде

0

Татарстанның Зәй районы Бүре-Сарай авылында яшәүче Артур Терешин махсус хәрби операция барышында күрсәткән гамәлләре өчен Дәүләт бүләге — Суворов медале белән бүләкләнде.

Хезмәт вакытында хәрби шулай ук Россия Саклану министрлыгының «Миналардан арындырган өчен», «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медальләрен, «Батырлык өчен» күкрәк билгесен ала. Хәрби хезмәткәр үзенең тыйнаклыгы аркасында кыю гамәлләре турында сөйләмәде, дип белдерделәр район администрациясендә.

2022 елның сентябрендә өлешчә мобилизация башлангач, Артур үзе военкоматка килгән. Ул армиядәбулган, алты ай Мәскәүдә хезмәт иткән, аннары контракт буенча 104нче гвардия Һава-десант дивизиясендә Псков шәһәрендә хезмәт итә.

2022 елның 30 сентябреннән хәрби хезмәткәр сапер-разведчик булып хезмәт иткән. Хәрби бурычын үтәгәндә ул 2024 елның 1 августында пехота минасына эләгә. Хәзер дәвалану һәм реабилитация уза.

«Җиңү безнең кулда булачак!» - дип ышана махсус операциядә катнашучы.

1 гыйнвардан Татарстанда Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә, РФ Кораллы көчләрендә хезмәт итүгә Татарстанда контракт төзегәндә 2,2 миллион сумга кадәр акча түләнә. Акча күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була. Моннан тыш, контракт (1 разряд) буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына мөрәҗәгать итәргә була: Казан, Аэропорт урамы, 1/40 йорт, тел.8(843)221-44-52. Шулай ук 8(800)222-59-00 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

Материал Айгөл Яруллина ярдәме белән әзерләнде.

Фотоны махсус хәрби операциядә катнашучы тәкъдим итте.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Australian Open

Де Минаур пробился в четвертый раунд Открытого чемпионата Австралии






Эксперты оценили влияние МаИП на развитие строительства деловых объектов

Стала известна личность девушки, убитой в машине актера Гоши Куценко

В Подмосковье заработали 23 кабинета выписки льготных лекарственных рецептов

«Надо женить его»: раскрыты подробности личной жизни экс-мужа Алсу